Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомырка пешкән суның нинди файдасы бар?

Йомырка кабыгы эчендәге яралгыны саклый һәм шул ук вакытта үсү өчен кирәкле туклыклы матдәләр белән тәэмин итә.

news_top_970_100
Йомырка пешкән суның нинди файдасы бар?
https://pixabay.com

Йомырка кабыгында файдалы минераллар - фосфор, калий, күкерт, азот, тимер, магний һәм башка матдәләр күп. Аларның иң файдалысы кальций карбонаты, ул кабыкның 90 процентын тәшкил итә. Менә шушы файдалы матдәләр йомырка пешкәндә суга чыга. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Кальций туфракның рН балансын нормада тоту өчен кирәк.

Йомырка пешкән су үсемлекләр өчен шәп ашлама була.

Кальций җитмәсә, үсемлекләрнең ботаклары нечкә, төсе дә аксыл була. Яфрак кырыйлары саргая, бөгәрләнә, тамыры начар үсә.

Кальций артык булса, башка микроэлементларны үзләштерү кыенлаша. Нәтиҗәдә, үсемлекнең яфраклары коела, чәчәге шиңә.

Өйдәге үсемлекләргә 3-4 атнага бер тапкыр йомырка пешкән суны сибегез. Бу вакытта башка препаратлар белән ашларга ярамый. Юкса минераль тозлар микъдары артып китәр.

Кайсыбер үсемлекләрне кальций белән ашларга ярамый. Камелия, азалия, гортензия, миләүшә һәм пеларгониягә йомырка пешкән суны сипмәү хәерле, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100