Кытай диетологлары тавык йомыркасы идеаль булып пешсен өчен киңәшләр бирә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.
Пешерер алдыннан, йомырканы суда тотып торырга кирәк. Күпләр йомырканы кап-кайнар суга сала. Йомырка тәмле булып пешсен өчен аны 10 минутка салкын суга салып торырга кирәк.
Аннары пешкән йомырканы кабат салкын суга салу таләп ителә. Шул очракта йомырка кабыгы бик җиңел чистартыла.
Sohu басмасында язма авторы сүзләренчә, йомырканы шушы ысул белән пешерсәң, алар тәмле, йомшак булып пешә, җиңел чистартыла.