Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомырка, май һәм бал - Петербургта ришвәтне ризыклата алган инспекторны эшеннән җибәрделәр

Йомырка, май һәм бал - Петербургта ришвәтне ризыклата алган инспекторны эшеннән җибәрделәр

news_top_970_100
Йомырка, май һәм бал - Петербургта ришвәтне ризыклата алган инспекторны эшеннән җибәрделәр
Петербургта администрация инспекторы Сергей Бутинга хакимият органнарында эшләүне вакытлыча тыйдылар. Ул сәүдә нокталарыннан ришвәт алган. Түрә ришвәтне акчалата гына түгел, ә азык-төлек рәвешендә дә сораган. Аңа алты дистә йомырка, өч банка май һәм бер банка бал биргәннәр. Бу турыда шәһәр судларының берләштерелгән матбугат хезмәтенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Суд ачыклаганча, Бутин 2015 елның маеннан 2018 елның июненә кадәр законлылык, тәртип саклау һәм куркынычсызлык буенча шәһәр комитеты составындагы административ хокук бозулар өлкәсендә законнар үтәлешен контрольдә тоту буенча идарәнең бер бүлегендә өлкән инспектор булып эшләгән, шуннан соң ведомствоның башка бүлегенә шундый ук вазифага эшкә күчкән.

Чебышев урамындагы законсыз сәүдә ноктасын ачыклаганнан соң, Бутин сатучыга ай саен 2 мең сум акча түләргә тәкъдим иткән. Шулай итеп ул 32 мең чамасы ришвәт алган. Бутин Рубанкин урамындагы башка сәүдә ноктасыннан да ришвәт алган. Бу ноктадан аңа азык-төлек биргәннәр.

"Җаваплылыкка тартмаган өчен ул сатучыдан төрле товарлар алып киткән. Ул бер сатучыдан 700 сумга бер банка бал, 100әр сумлык өч банка май, шул ук урамдагы башка сатучыдан барысы 600 сумга алты дистә йомырка алган", диелгән суд матбугат хезмәте хәбәрендә.
Бутинга карата "законсыз гамәлләре өчен вазифаи затның ришвәт алуы" һәм "вак ришвәтчелек" маддәләре буенча җинаять эше ачылган. Бутин үз гаебен өлешчә таныган, "бал алмадым", дип әйткән.

Суд карары буенча, Бутинга 650 мең сум штраф салганнар, аңа ике ел дәвамында дәүләт хезмәтендә, хокук саклау органнарында һәм җирле үзидәрә органнарында эшләү тыелган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100