news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йомырка коймагы белән бавыр салаты рецепты

Бавыр яратучылар бу салатны ясап ашарга тиеш.

news_top
Йомырка коймагы белән бавыр салаты рецепты
Гөлүзә Василова

Ингредиентлар: 500 гр бавыр, 1 уртача суган, 1 уртача кишер, йомырка коймагы (3 йомырка, 3 аш кашыгы он, бер чеметем тоз), яшеллек, 2 тырнак сарымсак, 3 уртача тозлы кыяр, тоз, борыч, көнҗет орлыгы, каймак+майонез.

Сыер бавырын саламлап турарга, үсемлек маенда кыздырырга (10 минут чамасы болгаткалап), тоз, борыч салырга.

Суганны ярымбоҗралап турарга һәм кыздырырга.

Кишерне дә йомшарганчы кыздырып алырга.

Йомырка коймагы пешерергә. Артык он кушмагыз, камыр сыек булырга тиеш. Коймакның ике ягын да кыздырырга. Аннары барысын бергә төреп турарга.

Кыярны саламлап яки шакмаклап турарга.

Укропны турап салырга, мин катканны салдым.

Сарымсакны сыткыч аша чыгарырга яки угычтан уарга.

Майонез белән кибет каймагы кушып болгатырга. Тәменә карап тоз өстәргә мөмкин.

Әзер салат өстенә көнҗет орлыгы (кунжут) сибә аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар