Көн саен никадәр күбрәк йомырка ашасагыз, йөрә
Йомырка составындагы холестерин матдәсенең файдасы һәм зыяны турында бәхәсләр күптән бара. Көн саен бер йомырка ашау икенче типтагы шикәр авыру килеп чыгу ихтималын киметә. Ләкин яңа тикшеренү йомырка ашауның зыянын ачыклаган. 30 мең чамасы кеше белән тәҗрибә уздырганнар. Көн саен 300 мг чамасы холестерин куллану йөрә
Бер йомырка сарысында 185 мг холестерин бар. Иң күп дигәндә, көненә ике йомырка ашарга була. Ярты йомыркага артыграк ашасагыз да, йөрәк авырулары куркынычы 6 процентка, алдан үлү куркынычы 8 процентка арта.
Әлбәттә, холестеринны төрле кешенең организмы төрлечә үзләштерә. Өстәвенә йомыркада организм өчен кирәкле булган аминокислоталар һәм минераллар да бар. Шуңа күрә чаманы белергә кирәк. Галимнәр фикеренчә, йомырканы артыгын ашау бөтен организм өчен куркыныч тудыра.