Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йомырка ашауның нинди куркынычы бар?

Йомырканы көнгә бер данәдән артык ашау сәламәтлеккә зыянлы булуы ачыкланган.

news_top_970_100
Йомырка ашауның нинди куркынычы бар?
pixabay.com

Кытай медицина университеты галимнәре Көньяк Австралия һәм Катар университетындагы хезмәттәшләре белән бергә тикшеренү уздырган. Алар көнгә бердән артык йомырка ашау сәламәтлеккә зыянлы булуын ачыклаган. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

Составына йомырка кергән диетаны белгечләр 20 ел дәвамында өйрәнгән. Көнгә бердән артык йомырка ашау шикәр диабеты авыруы ихтималын 60 процентка арттыруы ачыкланган. 

Тикшеренүчеләр сүзләренчә, соңгы дистә елларда Кытай халкының рационында йомырка күләме ике тапкыр арткан. Тәҗрибәләр ясаганнан соң, галимнәр шикәр авыруы ихтималының йомырка ашауга туры пропорциональ булуын күргән. Бу тенденция хатын-кызлар арасында да, ир-атлар арасында бертөрле булган, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100