"Йомшак эчке күлмәкне киясең дә..." Илсөя Бәдретдинова интим хыялын сөйләде
Җырчы йомшак эчке күлмәк киеп сузылып ятарга хыяллана.
Җырчы Азнакайдан Казанга кайтып килешли туган хыялы белән инстаграмда уртаклашты. Ул иң интим мизгел — сузылып ятып йоклап, ял итү турында хыяллана булса кирәк. Шулкадәр ышандырырлык итеп яза. "Укыгач, юрган астына кереп яткандай буласың", - дип яза инстачылар да.
«Баштан әзрәк тәрәзәне ачып куясың да, бүлмәне җилләтеп аласың. Аннан рәхәт җылы су белән коенып чыгасың да, биткә, кулга тәмле исле крем сөртәсең. Йомшак эчке күлмәкне киясең дә,