news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йолдызлар нәрсә ашап ябыга?

Йолдызлар нәрсә ашап ябыга?

news_top
Йолдызлар нәрсә ашап ябыга?
StarHit порталы өч йолдызның иң сәер диеталарын язып чыккан.

Актриса Мария Порошина


Күптән түгел бишенче мәртәбә әни булган 45 яшьлек актриса Мария Порошина бик тиз ябыккан. 

Ул үзе уйлап чыгарган туклану программасын тота икән. Бу программа төрле көннәрдә бер генә әйбер ашауга нигезләнгән. Бер көнне актриса йомырка агы ашый, икенче көнне - бәрәңге яки дөге, өченче көнне катлаулы углеводлар, дүртенче көнне - җиләк-җимеш. Диетаны Мария 3 ай тоткан. 

Моннан тыш, Порошина күп су эчә. Ит, майлы ризык ашамый диярлек. 

Телевидение алып баручысы Елена Малышева


Елена Малышева, ябыгыр өчен, ач тора. "Су һәм чәй. Канда шикәр күләме төшмәсен өчен, көн дәвамында бер алма ашыйм. Алма ашыйсыгыз килмәсә, өч чәй кашыгы шикәр комы ашарга була. Әмма мондый диета тотар алдыннан табиб белән киңәшләшү кирәк", - дип кисәтә Малышева.

Җырчы Кристина Агилера

Тамашачыларның Кристина Агилераның бик таза чагын да, ябык чагын да күргәннәре бар. Соңгы арада җырчы бары табигый ризык ашый. Фаст-фуд һәм баллы ризыклар аның диетасына керми. 

Ә сез ничек ябыгасыз?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар