Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йолдызлар», гади кешеләр булып кыланып, халыкны ярсыткан: «Алар үзләре кем соң?»

Ольга Бузова Яңа ел клибы төшергән. Анда Филипп Киркоров Бузованың әтисе, Яна Рудковская — әнисе ролен башкара. Сюжет буенча Бузова «йолдыз» түгел, бензоколонкада эшли.

news_top_970_100
«Йолдызлар», гади кешеләр булып кыланып, халыкны ярсыткан: «Алар үзләре кем соң?»

Бу клип бәлки күренми генә үтеп китәр иде, әмма «йолдызларның» гади халыкны алкоголиклар итеп күрсәтүе социаль челтәр кулланучыларын ярсыткан.

Сюжетта гаилә Яңа ел бәйрәм итә, әти кеше эчә, әнисе сүгенә, ирен төрле ямьсез сүзләр белән атый.

«Ни өчен алар халыкны шулай коточкыч дип уйлый? Алар үзләре гади булудан кайчан туктаган соң? Яки алар балачакларында шундый булганмы? Алар халыктан көлә, ә шул халык аларның концертына йөри, акчасын әрәм итә».

«Аларның балалары да халыктан үзен өстен хис итеп үсәчәк. Филипп балаларын да кешедән өстен итеп тәрбияли».

«Симергәннәр. Гади халыкның тормышын белми алар».

«Алар үзләре кем соң?»

«Әйе, андый гаиләләр бар, әмма бөтен дөньяны шулай дип уйларга ярамый бит инде!»

Җырчыларны яклаучылар да бар.

«Чынлыкта безнең ил алкашлар һәм дегенератлар иле бит инде!»

«Нигә ачуланасыз? Җитмеш процент халык бәйрәмнәрне шулай уздыра».

«Ольганың балачагы исерек әти белән узган. Үзенең тормышын күрсәткәндер».

«Алар элекке тормышларын күз алдына китергән».

«Дөрес бит инде. 90 процент халык өчен аракы, телефон һәм телевизор гына кирәк. Ә нигә алар безне яратсын? Без ватансыз коллар, кая кушалар, шунда барабыз, сөргенгә сөрүләр тик торганда булганмы әллә?»

Берсе исә бәхәс азагында: «Боларга үпкәләп утырган кеше бармы әллә? Аларның бит берсендә дә акыл юк», — ди язып куйган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100