Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йолдыз чире – балалар зәгыйфьлегенең үзенчәлекле формасы: “Голос” тапшыруы һәм аның балаларга йогынтысы турында

КФУның Психология һәм мәгариф институтының мәктәпкәчә белем бирү кафедрасы доценты, психология фәннәре кандидаты Рамил Гарифуллин “Татар-информ” хәбәрчесенә “Голос” тапшыруында балаларга карата булган мөнәсәбәт, телевизион шоуларның тискәре тәэсире, алардан килгән психик яралар турында сөйләде.

news_top_970_100
Йолдыз чире – балалар зәгыйфьлегенең үзенчәлекле формасы: “Голос” тапшыруы һәм аның балаларга йогынтысы турында

“Йолдыз чире – балалардагы психик зәгыйфьлек формасы”

- Телевидение – ул тылсымлы чара. Аның ярдәмендә кеше "тиражга чыга" һәм социумнан үзенчәлекле хис-тойгылар ала. Бу - бала өчен көчле йөкләнеш һәм шуңа күрә дә вәкарьлек, үз-үзеңне маниакаль тоту, яки башкача әйткәндә йолдыз чире барлыкка килә. Ягъни, бала укырга, нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә, кешеләргә карата мөнәсәбәтен үзгәртергә сәләтле түгел, чөнки ул үзен әллә кемгә санап йөри. Бу - балаларда очрый торган психик зәгыйфьлек.

Йолдыз чире – телевидение сеңдергән балалар психик зәгыйфьлегенең бер формасы. Бала дан-шөһрәттә коена, ә аннан соң, кисәк кенә боларны тартып алгач, аңарда депрессия һәм бушлык барлыкка килә. Ниндидер җиңүдән соң бу әйбернең икенче ягы бар икәнен аңлагач, ничек яшәргә? Менә шушында рухи психик кризис барлыкка килә дә инде.

Нагиевның ихлас булмаган кыланчык ярдәме

- Кыланчык клоун-артист Нагиев видеокамерага һәм кызык булсынга эшли. Тапшыруга психолог-педагоглар кирәк. Алар кадрда булырга һәм кадр артында балалар белән эшләргә тиеш.

Телевидениедә йолдыз чире олылар өчен дә газапка әйләнергә мөмкин. Әйтик, кешеләрне эштән куганда күпләр эчүгә сабыша. Ә балаларга бигрәк тә авыр. 

“Голос” тамашасында балаларга карата кулланучы мөнәсәбәте

- Әйе, телевидениедә балаларны югары рейтинглар алу чыганагы итеп карау бар. Телевидениенең шушы максаттан күзләре томаланган, онытылалар һәм балалар товар, предмет кебек кенә булып кала.

Балалар телевидениедә товар, аннары кулланылыштан чыгып төшкән калдык булырга тиеш түгел. Соңыннан алар кая барып бәрелергә тиеш? Бу җимерелгән язмыш. Алга таба нәрсә? Бала уңышсызлыктан, җиңелүдән соң көрәшергә үзендә көч таба алса ярый да. Ләкин бит шушы психологик ярадан гомер буе газапланып яшәүчеләр дә бар.

“Утренняя звезда” телетапшыруы эзләреннән баручы “Голос”

- Элек бик популяр булган “Утренняя звезда” телетапшыруын яптылар. Бу балаларның психик яралар алуы һәм ата-аналарның мондый нәтиҗәләр белән канәгатьсезлеге аркасында шулай эшләнде. Вакыт узды, барысы да тынычланды. Һәм менә Беренче канал кыю адымнар белән тагын шушы юнәлештә эшли башлады. “Голос” проекты кысаларында.

Мәсәлән, Олег Газманов улы Родионны бу шаукымнан коткарып кала алды. Родион кечкенә чагында “Утренняя звезда” тапшыруында җырлый иде. Һәм Газманов улының кемгә әверелә башлавын күрү белән аны чит илгә алып китте. Хәзер Родион белән барысы да тәртиптә. 

“Йолдызлык” конкурсының зыяны булуы ихтималмы?

- Хәзер балалар өчен бик күп төрле иҗат конкурслары уздырыла. Алар арасында “Йолдызлык” фестивале дә бар. Аның да үз тиражы, үз даны бар. Анда да “Голос”тагы механизмнар эшли. Конкурсның нинди дәрәҗәдә - төбәк яки федераль булу-булмавына бәйле түгел. Балага нинди аудиторияне яулау мөһим түгел. 100 миллионмы ул, әллә 10 меңме - аңа барыбер.

Бу гомуми проблема. Мәсәлән, урта мәктәптә дә кемгәдер алтын медаль бирелә, ә кемгәдер юк. Шуңа күрә дә конкурслар, бүләкләү тантаналарын оештырганда һәр педагог бик зирәк булырга тиеш. Мондый программалар начар нәтиҗәләре булмаслык итеп оештырылырга тиеш.

Балалар катнашкан һәр программа һәм бәйгеләрне тыяргамы?

- Бик яхшы сорау. Конкурслар булырга тиеш, без балаларыбызның ничек үсүен, өлгерүен күрергә тиеш. Балалар үзалдына максатлар һәм бурычлар куярга тиеш. Ягъни, моны күргәндә ул тырыша. Бала экранга карый да “Минем дә шундый буласым килә” дип уйлый. Димәк, укырга, тырышырга кирәк.

Әлбәттә, миллионлаган кешенең мондый адымга уңыш эзләп килгәне аңлашыла. Әмма сирәкләр генә аңа ирешә. Ләкин тагын бер кабатлыйм:бөтен куркынычларны, тәртип бозуларны, бәрелешләрне исәпкә алырга кирәк. Аяныч нәтиҗәләр булмасын өчен тиешле структуралар, шартлар булырга тиеш.

Зәгыйфь психикалы балаларга телевизион шоулар тыелган

Психикалары зәгыйфь булган балалар бар. Алар өчен телевидение аеруча зур сынау. Телевидениегә балаларны сайлаганда моны психологлар истә тотарга тиеш. Чөнки төрле психотипка карый торган балалар бар. Психикалары зәгыйфь балаларга мондый чараларда катнашу гомумән киңәш ителми. Чөнки җиңелгән очракта бу аларның киләчәгендә чагылыш табарга мөмкин.

Бу нәкъ спорттагы кебек: спорт психологиясе бар, анда җиңелүләрне, уңышсызлыкларны кабул итә белергә өйрәтәләр. Депрессиягә бирелүчеләр һәрвакыт була. Кемдер көрәшә башлый һәм чын көрәшчеләргә әверелә. 

Балалар психологлары һәм педагоглары төркеме булырга тиеш

“Голос” телетапшыруында балалар психологлары һәм педагоглары төркеме эшләргә тиеш. Алар профилактик чаралар ярдәмендә телепроектта катнашу киңәш ителмәгән балаларны ачыкларга тиеш. Хәтта талантлы булсалар да, ни кызганыч, психик үзенчәлекләре аркасында андый балаларга шундый типтагы тапшыруларда катнашырга ярамый!

Җырчы Алсуның кызы һәм җиңелгән балалар – “Голос” финалистлары белән бәйле җәнҗал балаларга психик яралар китермәс дип өметләнәм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100