Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йокыдан торуга урын җыю нәрсәсе белән куркыныч?

Йокыдан торуга урын җыю нәрсәсе белән куркыныч?

news_top_970_100
Йокыдан торуга урын җыю нәрсәсе белән куркыныч?

Йокыдан торуга урын-җирне җыеп кую гадәте бронхиаль астма һәм аллергия китереп чыгарырга мөмкин икән. Бу турыда Experimental and Applied Acarology басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.

Кешеләр ята торган урын-җирдә бик күп тузан талпаннары яши. Алар кеше тәненең үле күзәнәкләре белән туклана. Бу талпаннарның тизәге кайсыбер кешеләрдә җитди аллергия, шул исәптән бронихиаль астма да китереп чыгарырга мөмкин, диелгән бу хәбәрдә.

Талпаннар үсеше өчен җылылык һәм дым кирәк. Йокыдан торуга урын-җирне җыеп куйганда нәкъ менә шундый шартлар туа. Шуңа күрә табиблар торуга ук урынны җыештыру кирәкми дип саный. Җәймәләрне ачып, урынны ачык килеш тотып тоту хәерле. Бу вакытта тәрәзәләр ачык торса яхшы.

Төрле корткычлардан арындыру өчен, урын-җир җәймәләрен саф һавада җилләтеп алу иң яхшы ысул дип санала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100