Йокы туймау нинди авыруларга китерә?
Сорауга КДМУның неврология, нейрохирургия һәм генетика кафедрасы мөдире Эдуард Якупов җавап бирде.
- Йокы режимы бозылу, йокысызлык - яман шеш патологияләре, инсульт, инфаркт, шикәр чире ихтималы арту, артык авырлык проблемасы, хәтер начараю, эш сәләте кимү дигән сүз.
Шулай ук йокы режимы бозылу – юл һәлакәтләре сәбәпчесе дә. Кызганычка, Россиядә йокысызлык яки рульдә йокыга китү аркасында килеп чыккан аварияләр саны исерек килеш кылынган һәлакәтләрдән берничә тапкырга күбрәк.
Планетада барлык халыкның 35-40 %ы йокы бозылудан интегә. Соңгы тикшеренүләр күрсәткәнчә йокы туймау Альцгеймер авыруына китерергә мөмкин. Йоклаганда гырлау – бу сәламәтлек билгесе түгел, ә инсульт һәм инфаркт куркынычы янау дигән сүз.