Йокы бүлмәсендә карават нинди булырга тиеш?
Сорауга биолокация буенча белгеч Гөлнара Ураз җавап бирә.
– Нинди дә булса әкият китабын ачып карасагыз, патшалар йоклаган караватларны күрә алырсыз. Бу - киңлеге 70 см дан артмаган караватлар. Бу – шул заманның стандарты. Һәм хәзер бу карават яшүсмерләр өчен дип санала. Әмма гади кешегә йокы өчен әлеге 70 см җитә. Инде зурракны теләсәгез дә, аның киңлеге 90 см дан артмасын. Мондый ятакны начар зоналарга туры китермичә дә куярга була. Дөрес урынга куелмаган караватта баш, аяк яки кул гына арымый, аның тәэсире бөтен организмга була.
***
Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.