Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йокы артериясе киселгән». 15 яшьлек кызны үтерүдә полиция хезмәткәрен гаеплиләр

Җинаятьтә шикләнелүче Антон Б. Самараның Совет районында җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкләгән.

news_top_970_100
«Йокы артериясе киселгән». 15 яшьлек кызны үтерүдә полиция хезмәткәрен гаеплиләр
https://pixabay.com

Самара өлкә суды элеккеге полиция хезмәткәре Антон Б. га карата җинаять эшен тикшерә. Ул 15 яшьлек кызны вәхшиләрчә үтерүдә гаепләнә. 15 мартта судта шаһитларны, шул исәптән баланың үлемен раслаган фельдшерны тыңлаганнар. Бу турыда «Комсомольская правда» яза.

15 яшьлек кыз 2021 елның 29 июлендә һәлак була. Экспертлар фикеренчә, җинаятьче баланың муенына кимендә биш тапкыр пычак белән суккан. Җинаятьтә шикләнеп Антон Б. тоткарлана. Ул Самараның Совет районында җинаятьчеләрне эзләү бүлеген җитәкли.

«22.00 сәг тирәсендә Петра Дубрава авылында пычак белән яралау турында хәбәр иттеләр. Чакыру урынына килгәч, койма янында кыз бала ятуын күрдек. Ул канга баткан иде», — ди ашыгыч ярдәм табибы.

Үсмер гәүдәсе янына борылып яткан, башы җиргә борылган. Аны борып карагач, муены киселгән булуы ачыкланган.

«Йокы артериясе киселгәндер, кан күп иде. Пульс, кан басымын тикшердек, кардиограмма ясадык, ләкин кыз үле иде инде», — ди табиб.

Кызның шәхесен кесәсендәге банк картасы аша ачыклыйлар. 

Мәрхүмә кызның туганы сүзләренчә, бу гаиләнең танышлары әлеге вакыйганың шаһиты булган. Алар эт белән йөрергә чыккан. Билгесез ир-атның караңгыда койма буенда кемдер өстенә иелгәнен күргәннәр. Аннан ыңгырышкан тавышлар ишетелгәч, эт хуҗасы кычкырган. Билгесез ир-ат тиз генә торган һәм эшләп торган машинасына утырып китеп барган.

Узып баручылар койма янына килгәч, чирәм өстендә кыз бала мәете ятуын күргән. 

Тикшерүчеләр соңрак ачыклаганча, кызның тәнендә билгесез предмет белән суккан урыннар, пычак белән ясалган яралар булган. 

Соңрак билгеле булганча, үтерүче баланы башта машина белән бәрдергән, аннары пычак белән яралаган. Эт белән йөрүче ир-ат кычкыргач, ул бала мәетен машина прицебы белән таптап киткән.

Антон Б.ны тиз арада тоткарлыйлар. Шаһитлар аның машина номерларын истә калдырган. Полиция хезмәткәрләре килгәндә, машинада прицеп булмый. Аны соңрак судан табып алалар. Антон киеменнән кан тапларын чистартырга маташкан чакта, аны хокук саклаучылар тоткан.

Хәзер ул гаебен танымый, машина белән таптавын гына әйтә. 

«Ул аның муенын кискән. Баланы шулай вәхшиләрчә үтереп буламыни? Хәзер гаебен танымый», — ди баланың туганнары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100