news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йоклар алдыннан ашау зыянлы дигән сүз дөрес түгел?

Һәркем үзе өчен уңайлы туклану режимы сайларга тиеш.

news_top
Йоклар алдыннан ашау зыянлы дигән сүз дөрес түгел?
Ирина Апачаева

Диетолог Филипп Кузьменко Sputnik радиосына интервьюда йоклар алдыннан ашау зыянлы дигән киңәшнең миф булуын әйткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. 

Кузьменко сүзләренчә, гәүдә авырлыгын саклау яки киметү сере тәүлек эчендә кулланган калорияләргә бәйле. «Кешенең ризыкны кайчан кабул итүе организмга мөһим түгел», — ди диетолог.

«Сез көн буена берни ашамыйча йөреп, төнлә ике мең калория ашап куя аласыз», — ди ул.

Әгәр кеше ашказаны тулы булган килеш начар йокласа, ач килеш яту хәерле.

«Әгәр ач килеш йоклый алмасагыз, йогырт эчегез, эремчек ашагыз, башка әйбер кабыгыз, тик артыгын ашамагыз», — ди диетолог.

Һәркем үзе өчен аерым туклану режимы сайларга тиеш, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар