«Йоклап ятмагыз!» - Рөстәм Сәрвәров татарның санын арттырырга өнди
Автор-башкаручы һәрбер татар гаиләсендә өч яки аннан да күбрәк бала булырга тиеш дип саный.
«Аксу» студиясе җитәкчесе, автор-башкаручы, продюсер Рөстәм Сәрвәров үзенең инстаграм сәхифәсендә татар халкына мөрәҗәгать иткән. «Тиздән халык санын алу вакыты — апрель ае килеп җитә. Мәскәүнең, төрле-төрле төркемнәргә бүлеп, татарның санын киметү теләге бик-бик зур. Шуңа күрә без: „Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар“, — дигән мәкальне истә тотарга тиеш. Безгә кимергә түгел, артырга кирәк. Һәрбер татар гаиләсендә кимендә өч бала булса әйбәт. Күбрәк булса, тагын да әйбәтрәк. Шуңа күрә, дуслар, йоклап ятмагыз. Өйдә булмаса, читкә чыгып булса да, татарның санын арттырыгыз», — ди ул видеода.