Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йоклап яткан ике оныгын яныгыннан коткарган әби үзе һәлак булган

Янгын вакытында йоклап яткан 3 һәм 10 яшьлек ике оныгын әби тәрәзәдән төртеп чыгарып аткан.

news_top_970_100
Йоклап яткан ике оныгын яныгыннан коткарган әби үзе һәлак булган

Башкортстандагы фаҗигадә әби кеше үзенең гомерен оныклары өчен биргән. Балаларның әниләре эшкә киткән, балаларны күршедә яшәүче әбисе белән бабасы карап калган.

Йортта янгын чыкканны иң беренче булып әби күреп алган һәм оныкларын коткарырга ташланган. Ул балаларны тәрәзәдән төртеп чыгарган, тик шунда үзе аңын югалтып егылган. Әбине коткара алмаганнар, дип хәбәр итте "Башинформ".

Өйдәге барлык әйберләр дә янып беткән. Яшь гаилә үз куллары белән салган өй дә, әби дә юк инде, дип сөйләгән авыл кешеләре.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, янгын утынның ягып җылытыла торган мичтән килеп чыккан булуы ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100