Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Йоклаганда вафат булган»: Россиянең халык артисты вафат

«Ты у меня одна» фильмының йолдызы Ефим Каменецкий Петербург хастаханәләренең берсендә үлгән.

news_top_970_100
«Йоклаганда вафат булган»: Россиянең халык артисты вафат
театрның матбугат үзәге

Бүген Россиянең халык артисты Ефим Каменецкий вафат булды. Кино һәм театр артистына 85 яшь иде.

Ефим Каменецкий Петербург хастаханәләренең берсендә яткан булган, дип яза «Невские новости». Шәфкать туташы төнлә аңа укол ясарга дип палатасына килә һәм аның вафат икәнен ачыклый. «Йоклаганда вафат булган», — дип яза басма.

Актер Вера Комиссаржевская исемендәге Драма театрында 1987 елдан бирле эшләгән.

Ул 60 елдан артык театрда эшләгән, утыздан артык фильмда төшкән. Шулар исәбендә - «Проводы белых ночей», «Первые радости», «Бабушкин внук», «Жизнь и приключения четырех друзей», «Деревенская история», «Петр Первый. Завещание» фильмнары. Аны «Ты у меня одна» фильмының йолдызы дип атыйлар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100