Йоклаганда эчкә капланып яту сәламәтлеккә зыянлымы?
Иртән уянганда, һәрвакыт йокыгыз туймый, башыгыз авырта икән сез дөрес йокламыйсыз дигән сүз.
Табиблар фикеренчә, эчкә капланып йоклау зыянлы. Болай йоклаганда, умыртка янындагы артериялар кысыла һәм кан йөреше начарлана. Шул сәбәпле, иртән кеше йокысы туймыйча, башы авыртып та уяна. Шуңа күрә табиблар бу позада йокламаска киңәш итә.
Косметологлар да эчтә йоклаганны яратмый. Болай йоклаганда биттә җыерчыклар вакытыннан алда чыга.