news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Йогыртлы катлы салат

Зур Кукмара авылында яшәүче укытучы-блогер Айгөл Гатауллинадан дөрес тукланучылар өчен йогыртлы салат рецептын тәкъдим итәбез.

news_top
Йогыртлы катлы салат
Ингредиентлар: пешкән тавык ите, яңа өзелгән кыяр, караҗимеш, йомырка, сыр, әстерхан чикләвеге, йогырт.

Катлы салатка беренче итеп итне турап салырга, бер чеметем тоз сибәргә, аннары - кыяр, караҗимеш, йомырка, сыр, әстерхан чикләвеге. Салатның һәр катына бернинди өстәмәләрсез йогырт сыларга.

"Бик тәмле һәм туклыклы", - дип язан хуҗабикә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар