Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Йога белән шөгыльләнгән блогер 40 көн ач торган һәм ашый башлагач вафат булган.

Виталий Выграновский йоганың файдасы турында блог алып барган.

news_top_970_100
Йога белән шөгыльләнгән блогер 40 көн ач торган һәм ашый башлагач вафат булган.

Мәскәү блогеры Виталий Выграновский Абхазиядә ашамый-эчми кырык көн торган һәм ачлыгын туктатканнан соң вафат булган, дип яза «КП».

Блогер Краснодар краенда туган, былтыр көз аңа 40 яшь тулган. Мәскәүдә яшәгән, курьер булып эшләгән. Сәяхәтләре һәм йога белән шөгыльләнүе турында блог алып барган. Соңгы роликларының берсендә Виталий 40 яше тулу уңаеннан күптәнге хыялын тормышка ашырырга теләве — 40 көн ач торырга теләве турында сөйли.

— Былтыр мин 21, аннары 28 көн ашамый эчми тордым, 40 көнгә җиткерергә телим. Мин аңладым — бу Бөек пост булачак. Мин тәнемне декабрьдән бирле әзерләдем, велосипедта йөрдем, турникта шөгыльләндем, — дип сөйли Виталий блогында.

Блогер ач торуны организмын чистарту теләге белән аңлата. Тәнен чистартыр өчен ул соклар гына да эчеп тора. Кырык көн ач торуын ул Мәскәүдә үк башлый — велосипедта йөри, бәкедә коена. Ач тору сәбәпле, ул нервлыга әйләнә. Ниндидер тавышлар ишетә башлавын әйтә, күршеләреннән ишетелгән тавышларга борчыла. Шул сәбәпле, ул ач тору өчен яхшырак урынга — Абхазиягә китә. Тауларга йөри. 21 көн булгач, ул клизма ясатуын сөйли, үзеннән чыккан «шлакларга» сөенә. «Мин чистардым, дөньяның бөтен тавышларын ишетә башладым», — дип мактанган Виталий үзенең блогында.

Шул ук вакытта ул үзенең тәне үзгәрүен һәм хәтта зарядка ясар өчен көче бетүен сөйләп, шуңа гаҗәпләнә. Әмма 28 көн ачлыктан соң эченнән төрле әйберләр чыга башлый, ул үзенең бик нык туңуын әйтә, үлүеннән куркып йокламаска тырыша.

«35нче көндә аздан гына үлми калдым. Таяк белән йөри башладым. 30 көннән соң яныңда кемдер булуы кирәк икән. Минем янга дустым килергә тиеш иде, әмма ул килә алмады. Кырыгынчы көндә җитәр дип уйладым һәм соклар эчә башладым», — дип сөйли соңгы видеосында Виталий.

Блогер үзенә бу тәҗрибә ошавын әйтә, яңадан туган кебек булдым, дөньяны сизә башладым, яңадан атлап йөрергә өйрәндем, ди. Виталий соңгы видеосында үзен күрсәтми, аның карлыккан тавышы гына ишетелә.

Элемтәгә чыкмагач, аның язылучылары эзли башлый. Виталийның үлгән икәнлеген ачыклыйлар. «КП» язуынча, Виталий бик нык хәлсезләнгән була, шуңа да карамастан ул «Глиссон элмәге» дип аталган гимнастик җиһазда күнегүләр ясый. Бу элмәк башка киелә һәм баш, умыртка авыруларын дәвалау өчен кулланыла. Виталий бик нык көчсезләнгән булу сәбәпле, элмәк кигәч аңын югалткан һәм үзен элмәктән коткара алмау сәбәпле, шунда буылып үлгән дип фаразлана.

Виталийның язылучылары аның өчен кайгырыша. Аны аша дип өндәгәннәр, ач торуның бернинди файдасы да булмавын язганнар. Ә инде вафатыннан соң бик күбесе Виталийдан каһкаһә белән көлә. «Доширак ашарга иде», «Ач торырга ияләшеп беткәч кенә», «Яхшы кешеләр ач тора, ә байлар башкаларның канын эчә», — дип көлеп язалар. Бер дусты исә «Мин мондый ач торуга тәнкыйди карыйм, әмма аның бер файдасы бар — кеше башкаларга түгел, үзенә генә зыян салган, ә бу аның үз эше. Гөнаһлары өчен үзе җавап бирер», — дип язган.

«Бик кызганыч. Әгәр кеше ач тора икән, физик күнегүләр тыелган бит… Ә бу!»

«Ач торып күрсәткән менә. Ә нәрсәгә өметләнде икән соң? Организмы ач торган өчен кичерер дипме? Кеше ашамыйча, эчмичә тора алмый. Ул кояш нуры белән туенып һәм медитация белән генә яшәп булмаячагын күрсәткән беренче генә кеше түгел инде».

«Минем бер танышым бар иде, ул берьюлы бер каз ашап бетерә алам дип мактанды да, чынлап та каз ашап күрсәтте, тончыгып үлде. Ә бу шуның киресе. Нәтиҗә шул — уйлап чыгарган әйберләргә ышанып яшәргә кирәкми. Ходай моны кичерми. Ә инде син ахмаклыкны пропагандалыйсың икән, кешеләр алдында икелтә җаваплы. Урыны җәннәттә булсын», — дип язалар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100