Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйне начар газлардан ничек чистартырга?

Өйдәге һавада углекислый газ күләме күп булганда хәлсезлек була, йокы килә башлый.

news_top_970_100
Өйне начар газлардан ничек чистартырга?
pixabay.com/ru

Хәзерге пластик тәрәзәләр өйдәге җылыны гына түгел, сәламәтлек өчен зыянлы булган начар газларны да тотып кала. Өйне мондый газлардан ничек чистартырга икәнен эколог Антон Ястребцев сөйләде, дип яза РИА Новости.

Кешенең сулыш алуы бүлмәне әкренләп углекислый газ белән тутыра. Заманча технологияләр буенча ясалган пластик тәрәзәләр бик герметик рәвештә ябыла, нәтиҗәдә өйдәге һава составы сәламәтлек өчен зарарлыга әйләнергә мөмкин, дип кисәтте эколог.

«Әгәр пластик тәрәзәләр аркасында фатирга саф һава керми икән, углекислый газның микъдары әкренләп арта бара, шул сәбәпле кешенең хәле дә начарлана», — диде ул.

Эксперт сүзләренчә, һавада углекислый газ күләме күп булганда хәлсезлек була, йокы килә башлый.

Салкыннар башлангач, кешеләр бүлмәләрне сирәк җилләтә башлый һәм тәрәзләрне дә бераз гына ачып тора. Әмма, һава чистарсын өйдәге температура төшкәнче тәрәзәләрне ачык килеш тотарга кирәк, дип саный Антон Ястребцев.

«Тәрәзәләрне 15 минутка ачып калдырыгыз һәм бүлмәдәге температураның 1-2 градуска төшкәнен күзәтегез, бу бүлмәнең яхшы җилләтелгәнен аңлата торган беренче билге», — диде ул.

Бүлмәне яңгыр яуганда җилләтү иң яхшысы: бу вакытта фатирдагы һаваның шәһәрдәге төрле зарарлы катнашмалар белән пычрану ихтималы аз була.

«Иң яхшысы яңгыр яуганда һәм яңгыр беткәч җилләтү. Яңгыр һаваны пычрата торган бөтен матдәләрне җиргә төшерә. Корым, тузан, цемент, шина кисәкчекләре һәм һавада очып йөри торган башка пычрак матдәләр җиргә сеңеп беткән була. Нәкъ шул сәбәпле экологлар яңгыр яуганнан соң тикшерү өчен һава пробалары алмый, чөнки ул чиста була», — диде Антон Ястребцев. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100