Ындыр табагында эшләүче хатын-кызлар: «Авыл кешесе үз хезмәтен күрсәтә белми шул»
Килеп туктауга ук машинадан чыкмый тордык, тузан басылганын көттек. Аяк җиргә тигән саен коп-коры туфрак дулкынланып куя. Без Буа районы Бик-Үти авылындагы «Бола» хуҗалыгының ындыр табагына килдек. Комбайннар басуда, ә хатын-кызлар амбарларда тузан уйната.
«Быел чәчүгә дә соңрак чыктык бит, уңыш ничек булыр, дип куркып торган идек. Аллага шөкер», – дип каршы алды агроном Ирек абый. Урып-җыю эшләренә хуҗалык 3 августта чыккан.
Аннан үлчәүгә уздык, авылча әйткәндә «вес»ка. Бәләкәй генә бүлмәдә хуҗалыкның хисапчысы Рузилә апа утыра. Ул йөк машиналарының күпме иген алып кайтканын дәфтәргә теркәп бара. Комбайннар эштән туктагач кына кайтып китә ул.
Кич төрлечә туктыйлар, сәгать сигезләр була, тугыз да була. Көненә егермедән артык машина иген кайта, – ди.
Ул вакытта амбарларда эшләүче хатын-кызлар төшке ашка ашханәгә киткән иде. Өчәр кешедән торган ике төркем көнаралаш эшли икән. Рузилә апа, тәрәзәдән сузылыбрак карады да: «Әнә хатыннар да килә», – диде. Ул арада Ирек абый минем турыда әйтеп өлгергән инде, башым ишектән күренүгә: «Юк-юк, без сөйли белмибез», – дип, дәррәү килеп амбар ягына йөгерделәр. Себерке, көрәкләрен алып, бодай амбарына кереп киттеләр.
Бу апалар Аксу авылыннан килеп эшли. «Бик-Үтидә эшләргә кеше калмады», – ди Ирек абый. Элек сменалап эшләргә чувашлар килә торган булган, хәзер алар да килми. Бу апалар иртәнге сигезгә эшкә килә дә өчкә кадәр эшлиләр. Апалар артыннан без дә амбарга кердек.
«Эссе, тузан, тирлибез, эшлибез, кайтабыз, юынабыз»
Эчтә – алтын бодай өемнәре. Апалар шул өем төбендә таралып калган бодайларны себерә.
Радилә Алишева монда өч ел эшли. Аңа кадәр беркая эшләмәдем, хуҗабикә булып тордым, дип елмайды.
Машина алып килә, кайтарып куя. Келәт алдын чистартабыз, себерәбез, шулай эшлибез инде. Эссе, тузан, тирлибез, эшлибез, кайтабыз, юынабыз. Бодайда эшләргә җиңел әле, арпа кылчыклы, чәнчи, бөтен тәнне кытыклый. Кайткач, өйдәге эшләрне дә эшләргә, сыерларны саварга кирәк. Бер көн эшләп, икенче көнне ял иткәч – түзәрлек.
Хәзер мәктәп балаларын йөртмиләр. Мәктәптә укыганда, без эшкә йөри идек. Мәктәптә укыганда, келәт алдына эшкә чыгарга көтеп тора идек. Кызык булгандыр инде. Аннан соң беренче сентябрьдә конверт белән акча бирәләр иде. Акча алабыз, дип эшләгәнбездер. Хәзер дә акчага эшлибез инде, сүз дә юк. Акчасын түлиләр, Аллага шөкер.
Авыл кешесе үз хезмәтен күрсәтә белми шул. Кирәкми дә бугай инде, бездән булмый инде ул, сөйли белә торган, оста кеше кирәк шул, – дип куйды ул, оялу төсмере белән, һаман да «сөйли белмибез» дигәннәренә ишарә ясап.
Радилә апа 13 ел шәһәрдә яшәгән. Аксуга килен булып төшкән. Үзе Арча кызы.
Кая барасың инде, бөтен кеше шәһәргә китеп бетә алмый. Шәһәргә киткән җирдән дә кайттык менә. Мин Казанда заводта эшләдем. Картаеп кына кияүгә чыктым. Башта бик китәсе килгән иде шәһәргә, ияләшергә туры килде. Яшь кызларга ияләшүе җиңелрәктер ул. Мин әле ничә ел эшләмичә дә тордым, аннан колхозга эшкә чыктым. Ирем дә монда инженер булып эшли. Улыбыз – Казанда, – дип сөйләде ул.
«Колхоз» дигәндә шул хуҗалык күз уңында тотыла, шулай телгә кереп калган инде ул сүз.
Шушындый хезмәт өчен күпме хезмәт хакы аласыз, дигән сорауга апаларның берсенең дә әйтәсе килмәде. «Җитә, җитә...» генә диештеләр.
«Эшнең нужасы бар инде»
Лилия апа Салаватуллина «колхозда» унбиш еллап эшли инде. Башта Аксуда булган, хәзер монда эшләп йөри.
Ирем дә монда шофер булып эшли, йөк машинасында иген ташый. Икебезнең дә көне монда уза, мин иртәрәк кайтам, ул соң кайта. Эшнең нужасы бар инде. Бөтен эшнең нужасы бардыр инде. Өйдә сыер, үгез көтеп тора, терлек тотмыйча булмый. Өйдә малайлар ярдәм итә. Малайның берсе Казанда эшли, икенчесе икенче курста укый.
Декабрь аена кадәр монда җыештырабыз, кыш көне эш юк диярлек. Аена берничә тапкыр эшкә килеп китәбез, – дип сөйләде дә ул, эшен дәвам итте.
«Эш булып торсын, эш кирәк»
Люция Сафиуллина да ун еллап «колхозда» эшли. Ул – өч егет әнисе.
Игезәкләр тугызынчы сыйныфны тәмамлап, укырга керделәр, тагын бер малай башлангыч сыйныфта әле. Мин – монда иң яше. Яшь булгач, авырлыгы сизелми. Мин үзем иренмим, эшне яратам. Эшләгәч, була инде. Акчасын түлиләр, җитә. Эш булып торсын, эш кирәк. Өйдә сыер да, кош-корт та бар, бакчасын да үстерәсең. Малайлар ярдәм итеп тора, – диде ул.
Люция апа ике ел элек аерылган, ире белән 15 ел бергә гомер иткән булганнар. «Язмыш...» – дип куйды ул.
Кишер Аксуы – яшелчә үстерүчеләре белән данлыклы яклар. Быел яшелчәләргә бәя юк, диләр.
Бәрәңгене алдык инде. Быел бакчалар нык каты, сука көчкә керә. Бәрәңге үзе матур булды. Быел бәрәңгенең дә, кишернең дә бәясе юк. Чөгендер, кәбестәсе дә шулай ук. Көне-төне бакчадан кермичә үстерәбез бит әле аларны. Шәһәр халкы: «Авылда рәхәт», – дип йөри. Шулай да берсе дә авылга кайтмый. Читтән караганда рәхәт, барысы да җиңел генә бирелә кебек. Эшләргә кирәк, – диде ул.
«Без эшләүчеләр генә бит – гади халык»
Апаларның секунд та туктап торырга вакытлары юк. Эшлисе мәйданнары да зур. Ул көнне хуҗалык пай җирләре өчен иген дә бирә иде әле. Бер-бер артлы амбар ишеге төбенә әле яшел «уазик», әле мотоблок, әле арбалы машина, әле «жигули» килеп туктый.
Бер абый, оныклары белән, мотоблокның арбасына капчык-капчык игенне күтәреп сала иде.
Быел бер пайга өч центнер арпа бирделәр, бодайны да өчәр центнер бирәләр. Быел үткән елга караганда күбрәк тә булды, бик әйбәт. Терлекләргә менә дигән инде. Тавыкка да, үгезгә дә. Менә ике оныгым ярдәм итә, – дип ишарәләде Мәсгүт абый Хәлилов янындагы ике егеткә.
«Әйдә, алып тондырыйк арбага», – дип оныгына эндәште. Тулы капчыкларны төягәч, буш капчыкларга иген тутырырга дип, эчкә керделәр.
Тагын бер гаилә машина арбасына капчыкларны урнаштыра. Резеда апа Хәйруллина кызы Айсылу белән капчыкларның авызын бәйли иде. Ир-атлар капчыкларны арбага күтәреп сала.
Биш пай чиренә тонна ярым алабыз. Элек фермада эшли идем, аннан соң мәктәп ашханәсендә пешекче булып эшләдем, хәзер мин өйдә генә, – ди Резеда апа.
Кызы Айсылу апа Биектауда тәрбияче булып эшли. «Сыерлар тотабыз. Менә языгыз әле: сөтнең бәясен төшерәләр дә куялар. Авыл кешесенең эше тиешенчә бәяләнми», – диде ул.
Тотып тор әле, матурым, авып китә алайса, – диде бер абый. Капчыкны аяк белән терәтеп тордым.
Ишек төбендә Ирек абый күренде. Әле дә сөйдәшеп йөргәнгә гаҗәпләнебрәк: «Без бит сәхнә йолдызлары түгел. Алар гына «янып» йөри, без эшләүчеләр генә бит – гади халык», – дип куйды.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, 31 августка 80,7 процент кырларда иген инде суктырып алынган. Барлыгы 4,4 млн тонна иген җыеп алынган. Бер гектардан уңыш 37,2 центнер тәшкил итә.
Урып-җыюда иң алдынгы – Әтнә, Нурлат, Тәтеш, Югары Ослан районнары, биредә 90 проценттан артык кырларда урып-җыю эшләре башкарылган. Иң зур уңыш – Тәтеш районында – гектарыннан 48,9 центнер, Минзәлә – 48,1, Чхпрәле – 46,8.
Урып-җыю иң аз мәйданнарда башкарылган районнар – Кама Тамагы, Менделеевск, Баулы (60-70 процент мәйданнар). Иң түбән уңыш – Әгерҗе (27,1), Яшел Үзән (26), Әлки (29,3).