Җылыту сезоны башланырга да өлгермәде, ә инде 9 кеше янгында һәлак булды...
Көннәр суыткач, халык өйләрне ныгытып җылыта, кызу итеп мунча яга башлый. Нәкъ менә шушы чорда янгын очраклары арта да.
Өч ятимне сыендырган гаилә
Казанда яшәүче күп балалы Пушкаревлар гаиләсе дә 2 атна элек шул сәбәпле йортсыз калган. Лилия һәм Владимир Пушкаревлар 5 бала үстерә: икесе – үзләренеке, өчесе – тәрбиягә алынган. Олы кызының инде үз гаиләсе бар, ул аерым тора. Янгын чыккан йортта әти-әнисе белән 3 кыз һәм 1 малай яшәгән.
6 ноябрьгә каршы төндә әлеге гаиләнең Казанның Совет районындагы «Овощник-2» бакчачылык ширкәте территориясендә урнашкан йортлары янып бетә. Ярый әле гаилә башлыгы уянып, барысы да урамга чыгарга өлгерә. Янгын сүндерүчеләр бу афәткә китергән төп сәбәпне төгәл әйтми, мунча морҗасыннан очкын чыккан булырга мөмкин, диләр.
Лилия ханым сөйләгәнчә, 8 ел элек үги энесенең хатыны шалтыратып: «Йортны сатабыз, балаларны куяр урын юк, йә килеп алыгыз, йә үзем балалар йортына тапшырам», – дип әйткән икән... Исерек әти-әнисе аркасында юньле тәрбия күрмәгән 3 баланы – 2 кыз һәм 1 малайны Пушкаревлар үзләренә сыендырган. Хәзер балаларга – 12, 11 һәм 9 яшь.
Бу вакытта ук инде гаилә шәхси йортта яшәгән. Балаларга аерым бүлмә булдыру өчен өйне зурайта башлыйлар. Владимир Пушкарев төзелеш өлкәсендә эшли, ә вакыты булганда Татарстанның «Әтиләр берлеге» эшчәнлегендә катнаша, тәрбиягә бала алган гаиләләрне борчыган мәсьәләләр белән шөгыльләнә.
Бүген гаилә әле туганнарында, әле дусларында яшәп тора. Район хакимияте, хәйрия фондлары, «Халык фронты» иҗтимагый хәрәкәтеннән волонтерлар кулдан килгәнчә булышкан инде. Әмма бөтен авырлыклар алда – барлык документларны торгызасы, көл генә өелеп калган урында ничек тә яңа йорт төзисе бар...
9 кеше һәлак булган
Татарстанда быел җылыту сезоны башланырга да өлгермәде, 9 кеше янгында һәлак булды, бишесе зыян күрде, шуларның берсе – бала. Мондый хәлләр күбесенчә шәхси секторда күзәтелә. Һәлак булган кешеләрнең сигезе шәхси йортта яшәгән. Гомумән, көз башлануга янгыннар саны арткан. Шушы айда гына да ут чыгу белән бәйле 121 бәхетсезлек очрагы теркәлгән. ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Хөкүмәте йортында шимбә көннәрендә уза торган традицион киңәшмәдә республикада янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен министрлык һәм ведомстволарга тиешле күрсәтмәләр бирде.
– Муниципалитет башлыкларына мөрәҗәгать итәм: тиешле хезмәтләрне җәлеп итеп, мондый фаҗигаләрне кисәтү өчен күрелә торган чараларны көчәйтергә кирәк. Торак йортларда яшәүчеләр белән очрашып сөйләшү, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен исләренә төшерү мөһим. Бигрәк тә күп балалы гаиләләр, картлар һәм социаль яктан имин булмаган гражданнар яши торган йортларга игътибар бирергә кирәк, – диде республика башлыгы.
Быел исә 26 сентябрьгә булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда 3 меңгә якын янгын очрагы теркәлгән (2023 елда – 3897) һәм аларда 70 кешенең (2023 елда – 96) гомере өзелгән. Апас, Әлмәт, Балтач, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Нурлат, Спас, Чирмешән, Чистай, Ютазы, Яшел Үзән районнары һәм Чаллыда янгыннарда һәлак булучылар арткан.
Республикада үткән елгы статистика белән чагыштырганда янгыннар – 24, ә һәлак булучылар саны 27 процентка кимесә дә, хакимият уяулыкны киметергә җыенмый. Хәзер кышкы чорга кереп барганда янгыннарны кисәтү чаралары көчәйтелә генә.
Төп сәбәп – ут белән саксыз эш итү
РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе Күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактика идарәсе җитәкчесе урынбасары Олег Маринин янгыннарның төп сәбәпләрен атады:
- ут белән саксыз эш итү – ел башыннан бирле шундый 1373 очрак күзәтелгән, бу – барлык теркәлгән очракларның 46 процентын тәшкил итә;
- электр җиһазларын урнаштыру һәм файдалану кагыйдәләрен бозу – 866 очрак яки 29 процент;
- мичләрне көйләү һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу – 393 очрак яки 13 процент;
- ут төртү – 96 очрак.
Олег Маринин янгыннарның төп өлеше ачык территорияләргә (935 очрак, ягъни 31,6 процент) һәм күбесе торак секторга (1542 очрак, ягъни 52 процент) туры килүен искәртте.
– Торак фондта янгын куркынычсызлыгы таләпләрен искә төшерергә телим. Электр җылыткычларын кабызасыз икән, заводта эшләнгәнен генә файдаланырга кирәк, үзең ясаган җиһазлардан файдаланырга ярамый, – дип кисәтте инспектор.
Торак йортларда һәм фатирларда электр счетчигында калибрланмаган саклагычлар куллану да тыела. Берьюлы берничә җиһазны бер розеткага тоташтырып, электр челтәренә йөкләнеш килүгә юл куярга ярамый.
Янгын турында кисәтә торган җиһазлар бар
Мичтән файдаланганда да мөһим таләпләрне үтәү мөһим. Аны урнаштырганда ук куркынычсызлык нормаларын сакларга кирәк.
– Мичне ягып җибәрү өчен бензин, керосин кебек җиңел кабынып китә торган сыекчалар кулланырга ярамый. Мич авызыннан чыгып торырлык озын утыннар якмагыз. Артык кыздыру, ишеген ачык калдырудан сак булыгыз. Ачык утка якын җирдә киемнәр һәм башка әйберләрне кибәргә куймагыз, – диде Олег Маринин.
Бала үзе генә өйдә калганда, ишекне тышкы яктан бикләп китмәгез, дип тә кисәтте инспектор.
– Бала берүзе калса, аңа телефон биреп, аерым кәгазьгә туганнарыгыз яки күршеләрнең, шулай «ашыгыч ярдәм» хезмәтләренең телефон номерларын языгыз. Нинди очракта ярдәм сорап шалтыратырга кирәклеген аңлатыгыз, – ди Олег Маринин.
Гомумән, янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен балаларның гел исләренә төшереп тору артык түгел. Аларга кызык өчен шырпы, уткабызгыч белән уйнарга, өлкәннәрдән башка учак ягарга һәм янгын вакытында беркая да кереп качарга ярамавы турында аңлатырга кирәк.
– Өйдә янгын чыгу турында кисәтә торган җиһазлар урнаштырырга киңәш итәр идем. Еш кына әлеге приборлар, вакытында сигнал биреп, кеше гомерен саклап калырга ярдәм итә, – диде Олег Маринин.
Светлана Белова, «Татар-информ»нан тәрҗемә