Җылыту радиаторы янында зарядкага куелган телефоннан сөйләшкән үсмер һәлак булган

Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Чиләбе өлкәсе буенча тикшерү органнары «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча (РФ Җинаять кодексының 109 нчы маддәсенең 1 нче өлеше) ачылган җинаять эшен тикшерүне дәвам итә. Бу хакта Чиләбе өлкәсе буенча тикшерү идарәсе телеграм-каналында хәбәр ителә.
Тикшерү мәгълүматлары буенча, 30 сентябрьдә Южноуральский урамындагы фатирда кулында пешү җәрәхәтләре булган 16 яшьлек үсмер мәете табылган.
Тикшерү ачыклаганча, үсмер җылыту радиаторы янында кәрәзле телефоннан сөйләшкән. Телефонның зарядка җайланмасы электр челтәренә тоташтырылган булган.
Хәзерге вакытта Россия Тикшерү комитеты экспертизалар билгеләгән, тикшерү бара, диелә хәбәрдә.