news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җылыткач - кими: Коммуналка өчен азрак түлисе булачак

news_top

Салкыннар тәмамлану белән коммуналь хезмәтләр өчен түләүләр кими башлаячак. Бу хакта Дәүләт Думасының төзелеш һәм ТКХ комитеты рәисенең беренче урынбасары Владимир Кошелев хәбәр иткән, дип яза «Челнинские известия».

Аның сүзләренчә, һава җылынган саен, җылыту өчен түләү квитанцияләрендәге суммалар шәхси яки йорт буенча уртак исәпләү приборлары булган кешеләр өчен кими башлаячак. Җылыту сезоны тәмамлангач, нормативлар буенча түләүче кешеләр өчен дә түләүләр азаячак. Әмма әлеге нормативларны җирле хакимият билгели һәм алар һава температурасының кыска вакытлы үзгәрешләренә бәйле түгел.

Депутат искәрткәнчә, элек Россиядә җылыту өчен түләүнең ике төрле варианты булган: ел буе тигез итеп түләү яки бары тик җылыту сезонында гына түләү. 2025 елның 1 мартыннан исә бөтен ил буенча икенче вариант өстенлекле булып калды — ягъни җылыту чорында фактик куллану буенча түләү.

Хәзер торак милекчеләре күпчелек очракта җылыту өчен исәпләү приборлары күрсәткечләре буенча түли. Бу исәп-хисапларны тагын да ачык һәм аңлаешлы итә, дип яза ТАСС.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар