Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җылы залда кем дә җырлый, салкында җырлап кара!» - Ландыш Ямал халкын сөендергән

Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова Ямалда эшчеләр өчен концерт куйган. Инстачыларны да андагы тормыш, сәяхәт вакытында булган маҗаралы хәлләр белән таныштырып барган.

news_top_970_100
«Җылы залда кем дә җырлый, салкында җырлап кара!» - Ландыш Ямал халкын сөендергән
Рамил Гали

Ландыш Нигъмәтҗанова ямал халкын 22 градус салкында яланбаш, күлмәк, туфли киеп, татарча җырлары белән сөендергән.

«Хәерле кичләр! Кичә еракка китеп эшләүче кешеләр өчен куелды бу концерт, хәтта ненецлар да килергә булды, шәп биеде берәү. Маршрут: Казан — Санкт-Петербург — Салехард. Вертолет белән 1,5 сәгать.

Менә сиңа Ямал. Шундый авыр тормыш шикелле, ләкин шул ук вакытта кызык, рәхәт. Элемтәгә чыгып булмый, инстаграм да юк.

Эшчеләр гаиләләреннән алты айга китеп, чит җирләрдә эшләп яталар, яннарында гына күршеләр, ненецлар дигән кызыл китапка кертелгән кешеләр, алар нибары 2500.

Кечкенә генә чумнарда икешәр гаилә, кар өстендә берничә такта, кырыйларында ятаклар, өстендә болан тиреләре, җылы, уртача дүртәр бала, традицияләрен бозмыйлар. Үз телләрендә сөйләшәләр.

Балалар укый, тугыз айга интернатка алып китеп укыталар, надан түгел, сөйләшеп тордык, ничек яшәгәннәрен сөйләделәр. Русча сөйләшәләр барысы да. Боланнар — ашата, киендерә, яшәтә», — дип кызыклы яңалыклар белән бүлешкән җырчы.

Инстачылар Ландышның сәламәтлеге турында кайгыртканнар, хәтта кышкы суыкта шулай киенеп җырлавы өчен тәнкыйтьләгәннәр.

«Салкын гына тидермә инде, сеңлем», — дип язган композитор Айдар Тимербаев.

«Чатнама суыкта өч бала әнисе шулай чыгамы? 18 яшьлек кыз түгел бит инде, башны бераз эшләтергә кирәк. Минемчә, бу ахмаклык», «Бөтенесе ничек киенгән, сез яланбаш, туфли, күлмәктән», «Ай-ай акча нишләтә кешене, кыш көне дә туңдырмый», «Афәрин, җылы залларда кем дә җырлый, ә менә салкын табигать кочагында җырлаган артистны ишеткән дә, күргән дә юк иде әле» - дип язган алар.

«Салкын инде, артист кеше теләсә нәрсә кия алмый шул», — дип җавап кайтарган Ландыш.

«Салкында ике гаилә яши, һәрберсендә дүрт бала, ә без өйдә, җылыда ятып ике бала», — дип гаҗәпләнгән бер ханым.

«Сез кайда йокладыгыз?» — дигән сорауга, Ландыш: «Вагонда», — дип җавап биргән.

«Әллә нинди шартларда да, чишенмичә, юынмыйча, зарланмый бәхетле яшәүчеләр бар», — дип сөенгән бер инстачы.

Ихтыяр көче булган Ландыш Нигъмәтҗанованы декабрист хатынына тиңләүчеләр дә, Айгөл Бариева сыман инстадусларга җирнең кызыклы почмакларын күрсәткәнгә рәхмәт җиткерүчеләр дә булган.


Посмотреть эту публикацию в Instagram

Менә шулай торалар кечкенә генә чумнарда икешәр гаилә, кар өстендә берничә такта кырыйларында ятаклар, өстендә болан тиреләре, җылы☺️..уртача 4 шәр бала..традицияләрен бозмыйлар, үз телләрендә сөйләшәләр, ләкин поселокларда да тора торган кешеләр бар.. Балалар укый☝️, 9 айга интернатка алып китеп укыталар, надан түгел, ( сөйләшеп тордык, ничек яшәгәннәрен сөйләделәр?)урысча сөйләшәләр барысы да.. Боланнар- ашата, киендерә, яшәтә? #ландышнигматжанова #салехард #ямал

Публикация от LandyshNigmatjanova (@landyshnigmatjanova)

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100