Казан урамнарында йөрүче кыргый үрдәкләр төшерелгән фотолар социаль челтәрләрдә таралды. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Җылы яклардан кайткан үрдәкләрне Әбсәләмов урамында күргәннәр. Автомобильчеләр дә юлларда йөргән үрдәкләрдән зарлана, диелә бу хәбәрдә.
Җылы яктан кайтучы казларны да видеога төшергәннәр.