Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җылы якка китәргә өлгермәгән пар аккошлар күл өстендәге бозга бәрелеп һәлак булган

Күл өстендә боз калынлыгын сигез сантиметр чамасы булган

news_top_970_100
Җылы якка китәргә өлгермәгән пар аккошлар күл өстендәге бозга бәрелеп һәлак булган

Башкортстанның Сибай шәһәрендә яшәүчеләр ике аккош мәетен тапкан. Кошлар күл өстендә каткан бозга бәрелеп, һәлак булган. Бу турыда «Башкортстан» телеканалы хәбәр итте.

Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, кошлар һавадан очып килеп, боз өстенә туры төшкән булуы ихтимал. Бәлки алар боз катканын аңламагандыр. 20 ноябрь иртәсендә Сибайда боз калынлыгын сигез сантиметр чамасы булган. Кошлар бәрелгәч, боз катламы ярылган эзләр барлыкка килгән.

«Алар көньякка китәргә соңга калган. Очып әйләнеп йөргәннәр дә, бер-бер артлы таш булып атылып күл өстендәге бозга бәрелгәннәр», — дип сөйли видео авторы.

«Аккошларның берсе үлсә, икенчесе дә үлә. Җылы якка очкан вакытта аккошларның берсе һәлак булса, шушындый хәл килеп чыгарга мөмкин», дигән риваять тә бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100