Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җылы кыш уңышка ничек йогынты ясар?

Бу кышта кар мул булды. Татарстанның кайбер районнарында февраль урталарына явым-төшем ике февральлек нормадан артып киткән. Кар явудан кайчан туктар һәм калын кар катламы, җылы һава торышы көзге культураларның торышына ничек тәэсир итә? «Татар-информ» хәбәрчесе бу сорауларга җавап эзләде.

news_top_970_100
Җылы кыш уңышка ничек йогынты ясар?
Владимир Васильев фотосы

«Атлантикадан килгән циклон февраль аенда март җылысын алып киләчәк»

Кышның соңгы ае да мул кары белән «сөендерде». Казанга тагын Төньяк Атлантикадан чираттагы циклон якынлаша, ул бик күп явым-төшемнәр алып киләчәк. Киләсе декадада температура нормадан 8 градуска югарырак булачак, ди КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев.

«Безгә чираттагы циклон якынлаша, атна ахырына явым-төшем көтелә. Барлык циклоннар Төньяк Атлантикадан килә. Республика территориясендәге хәл циклон активлыгы һәм атмосфера фронтлары белән билгеләнә. Бер циклон китә, ә икенчесе килә», — диде ул.

КФУның метеостанция мөдире Сергей Дмитриев мәгълүматлары буенча, Казан федераль университеты метеостанцияләрендә кар катламы биеклеге 68 см тәшкил итә, бу нормадан югарырак. Нормада февраль аенда шәһәрдә гадәттә 37 мм явым-төшем көтелә. Бүгенге көндә 46 мм явым-төшем яуган. Февральнең беренче яртысында явым-төшем һәм кар катламы биеклеге буенча нормадан артык үтәлгән инде, дип саный КФУ экспертлары.

Киләсе декадада һава торышы аномаль җылы булачак. Норма буенча хәзер уртача тәүлеклек температура минус билгесе белән 10 градус тәшкил итәргә тиеш.

«Февраль ахырында циклон безгә гадәттә март аенда күзәтелә торган һава торышы китерәчәк. Юеш кар, җылы һава торышы, көньяк агымнары көтелә. Безгә Төньяк Атлантикадан циклон килә. Без бу циклон перифериясендә торабыз, аның үзәге Балтыйк диңгезе өстендә. Циклонда фронт системалары үсеш алган», — ди Переведенцев.

Татарстан башкаласында февральнең соңгы көннәрендә күп кар яву шикле, чөнки көндезге сәгатьләрдә уңай температура көтелә. Ә бу — яңгырлы кар явачак дигән сүз, дип билгеләп үтте КФУ профессоры.

«Бу кыш иң карлы еллар өчлегенә керде»

Казанда бу кыш әле тәмамланырга өлгермәде, әмма соңгы 22 елда иң карлы еллар өчлегенә кергән инде.

«2011 елда кыш буена шәһәрдә 287 мм явым-төшем яуган, бу рекорд. Ул вакытта кар катламы биеклеге җылы көннәр күп булу аркасында 88 мм булган. Рейтингның икенче урында 2019 ел, ул вакытта 197 мм явым — төшем яуган, ә кар катламы биеклеге 73 см булган», — дип хәбәр итте КФУ профессоры.

  • Чагыштыру өчен: быел февраль уртасына Татарстан башкаласында 149 мм кар яуды, ә кар катламы биеклеге 68 мм тәшкил итте. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Казан метеокүзәтүләр тарихында кар катламы биеклеге 10нан алып 100 смга кадәр булган еллар бар.

Безнең полосада март ае, асылда, кышкы ай санала. Кар, гадәттә, апрельнең беренче декадасы азагында бетә. Казан үзәгендә урнашкан «Казан университеты» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, мартның беренче аенда шәһәрдә уртача айлык температура -4,2 градус, ә уртача айлык явым-төшем нормасы 34 мм тәшкил итә.

«Март аенда явым-төшем, елның башка айлары белән чагыштырганда, иң аз санда күзәтелә. Әмма язның беренче аенда кайвакыт кар да явып алырга мөмкин. Барысы да һава массалары циркуляцияләренә һәм аларның каян килүенә бәйле. Яз иртә килсә, яңгырлар яварга мөмкин. Әгәр безгә Себер антициклоны йогынты ясаса, һава коры, көндез кояш, төнлә салкын булачак. Көнбатыш процесслар һәм Төньяк Атлантика йогынты ясаса, явым-төшем яңгыр яки карлы яңгыр рәвешендә булачак», — дип билгеләп үтте Юрий Переведенцев.

Ташу булачакмы?

Бер яктан караганда, кышкы явым-төшемнәр туфракның дымлылыгына, димәк, уңышка уңай йогынты ясарга тиеш. Әмма тирән кар кайбер тискәре факторларның үсешенә сәбәп булырга мөмкин икән.

«Көзге бөртекле культураларының кышлавы канәгатьләнерлек. Куаклану төеннәрендә шикәр 24-31 процент. Бу — яхшы күрсәткеч. „Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә — тирә мохитне күзәтү идарәсе“ ФДБУ мәгълүматлары буенча, республика буенча кар катламы уртача 53 см. Туфракта туң — 59 см чамасы. Кар катламы уңышка тискәре йогынты ясамый, әмма ул язның нинди булуына бәйле», — дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Уңышка йогынты ясый торган төп һава шартлары — дым һәм температура. Яз кинәт килсә, су запасы туфракка сеңәсе урынга елгаларга агарга мөмкин.

«Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина да февральнең беренче декадасында кар рәвешендәге явым-төшем көтелүгә игътибар итте. Аның сүзләренә караганда, кар катламының биеклеге кайдадыр 35 сантиметрга арткан, республиканың күпчелек өлешендә ул уртача 40-46 см тәшкил иткән, ә Кама аръягының күпчелек районнарында-70-85 см. Норма 20-37 см булырга тиеш.

«Без атна саен көзге культураларның торышын тикшерәбез. Бу атнада гына үсемлекләрнең яшәү сәләтен билгеләү өчен монолитлар алдык. Борчылырга сәбәп юк. Көзге культураларның юкка чыгуы табигый сайлап алу чикләрендә — 8% ка кадәр, табигый кору нормасы 10% ка кадәр күзәтелә. Максималь күрсәткеч Менделеевск районында — 8,3% теркәлгән», — диде әңгәмәдәшебез. 

«Әгәр кар акрын эресә, үсемлекләргә өчен куркыныч»

Кар күп, ә көннәр җылы булса, белгечләр әйтүенчә «куаклану төене өчен югары температура режимы туа». Гади итеп әйткәндә, алар үсә башлый дияргә була. Бу үсемлекләрдә шикәрләрнең артык тотылуына сәбәп булып тора һәм алар язга көчсезләнеп чыга.

«Берничә районда — Әгерҗе, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнарында — югары кар катламы һәм туфракның югары температурасы куркыныч күренеш дәрәҗәсендә танылды. Бу көзге культураларда авырулар чыгарырга мөмкин. Республикада кар күгәреге һәм склеротиниоз таралган», — дип ассызыклады Занина.

Үсемлекләр сулаганда туклыклы матдәләр интенсив тотыла. Февральдә туфрак температурасы куаклану төене өчен гадәттәгедән югары. Шикәр микъдары әлегә норма чикләрендә, әмма мондый һава сакланса, үсемлекләр язга көчсезләнәчәк. Кар эреп беткәннән соң авырулар көчәеп китәчәк.

«Ел саен без түбән урыннарда, язын су баса торган урман полосалары янында мондый күренешләрне күзәтәбез. 2011 елда кар күгәреге һәм слеротениозның көчәюе күзәтелгән иде. Өч-дүрт ел элек тә бу кабатланды. Моңа әзер торырга һәм иртә язда үсемлекләрне ныгытырга мөмкинлек бирүче чаралар үткәрергә кирәк. Бу минераль ашламалар кертү, тырмалау», — дип билгеләп үтте «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча белгече.

Районнарда зур боз катламнары да күзәтелми. Азнакай районында аның калынлыгы 2 сантиметрга кадәр тәшкил итә һәм бу үсемлекләр өчен куркыныч түгел.

«Кар катламы биеклеге куркыныч. Вәзгыятьнең алга таба ничек үсеше яздан һәм карның ничек эрүенә бәйле булачак. Кар тиз эрегән вакытта үсемлекләр пешегүгә дучар булачак. Кар акрын эресә, үсемлекләргә һәлак булу куркынычы янаячак», — дип өстәде Занина.

«Кимерүчеләр көзге культуралар өчен куркыныч тудыра»

Ә менә кыр корткычлары — кыр тычканнары, әрләннәр өчен мондый һава торышы бернинди куркыныч тудырмый, алар кар капламы астында яхшы кышлыйлар һәм актив үрчи. Әгәр кар бик тиз эресә, түбән урыннарда тычканнар үләргә мөмкин. Әгәр кар акрынлап кимесә, алар өчен куркыныч булмаячак.

«Яз көне тычкансыман кимерүчеләр кимемәсә, кар эрегәннән соң аларның саны артуын күзәтәчәкбез. Тычкансыман кимерүчеләр көзге культуралар өчен куркыныч. Кар беткәннән соң аларга тукланырга бернәрсә дә юк һәм алар уҗым яфракларын ашый башлый, зыян китерәләр», — дип хәбәр итте спикер.

Белгеч сүзләренә караганда, саранча әлегә «депрессиядә», бу корткычларның саны арту күзәтелми һәм алар киләчәк уңыш өчен куркыныч тудырмый.

«Без ел саен басуларда саранча корткычларына мониторинг уздырабыз. Алар икътисади куркыныч дәрәҗәсеннән артмый. Көз көне көтүлекләрне, күпьеллык үләннәрне тикшердек, алар табылмады», — дип хәбәр итте «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы буенча вәкиле.

Шул ук вакытта россиянең көньяк төбәкләрендә корткычларның актив үсеше күзәтелә. Тулаем алганда, кыш чагыштырмача начар булмады, климат шартлары уңай булды, дип тәмамлады Любовь Занина.


Алёна Низамова тәрҗемәсе

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100