news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җылы кыш һәм салкын март: Татарстанда ягып җылыту сезонына һава торышы фаразлары

news_top
Җылы кыш һәм салкын март: Татарстанда ягып җылыту сезонына һава торышы фаразлары
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Татарстан көз башыннан бирле иң салкын төнне кичерде – термометр баганалары урыны белән -9 градуска кадәр төште, кайбер районнарда беренче кар да яуды инде. Салкыннардан соң төбәктә җылыта. Республикага әбиләр чуагы кайтачакмы һәм киләсе кышта һава торышы нинди булачак? Бу хакта «Татар-информ» республиканың Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе синоптикларыннан белеште.

Октябрь җылы һәм уртача дымлылыкта булачак

Татарстанда октябрь башы бик суык булды. Республика циклонның тыл өлешендә калды, төбәккә төньяк һәм төньяк-көнбатыш һава агымнары килде. Нәкъ шуңа күрә температура, бигрәк тә төнге сәгатьләрдә, сизелерлек төште, дип сөйләде Татарстанның Гидрометеорология үзәге җитәкчесе Феликс Гоголь.

Ул әйткән мәгълүматларга караганда, Татарстанда октябрьнең беренче декадасында температура, икенче яртысында җылыну хисабына, климатик нормага якын булыр дип көтелә. Алдагы 5 көндә республика буенча һава температурасы климатик нормадан 2 градуска югары була.

Россия Гидрометеорология үзәге мәгълүматларына караганда, октябрьдә уртача айлык температура климатик нормадан якынча 1 градуска югары булыр дип көтелә – ул республика буенча 4,9, ә Казанда 5,3 градус. Айның икенче яртысында явым-төшемнәр норма күләмендә явачак – республика буенча 49 мм, Казанда 54 мм.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Иң суык төннән соң җылы килә

5 октябрьдән 6 октябрьгә каршы төн көз башыннан бирле иң суыгы булды. Республика салкын фронтның тыл өлешендә калды, явым-төшемнәр булмады. Көн аяз булганда температура минус 5кә, ә кайбер төньяк һәм көнчыгыш районнарда минус 9 градуска кадәр төште. Бу көздә мондый күрсәткечләр булмаган иде әле, диде Феликс Гоголь.

«Бер салкын төн һәм алга таба җылыта», – диде ул.

6 октябрьдә республикада көндез һава температурасы 8-13 градус җылы булды. Көньяк-көнбатышта атмосфера фронты якын булу аркасында бераз яңгыр яуды.

8 октябрьдә республикада төнге температуралар 3-8 градус, ә көндез 10-15 градус була.

9-10 октябрьдә явым-төшемнәрсез тыныч антициклон һава торышы көтелә, температура 11-17 градуска күтәрелә.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Әбиләр чуагы кайтачакмы әле?

Алда көтелгән җылынуны әбиләр чуагы дип атап буламы? Феликс Гоголь сүзләренчә, бу әбиләр чуагы булмый. Сәбәбе – фронтлар тәэсире: бераз явым-төшемле, алмашынучан һава торышы көтелә.

«Чын әбиләр чуагы – 3-5-7 көнгә һәм аннан да озаккарак сузылган антициклон», – диде ул.

Феликс Гоголь искәрткәнчә, сентябрьнең икенче яртысында әбиләр чуагы булды дияргә мөмкин: 2 атна буе диярлек явым-төшемнәрсез җылы һава торышы торды, температура нормадан югары булды һәм кояшлы антициклон һава торышы өстенлек итте. Аны тәмам бетте дип әйтү авыр: әлеге этапта синоптиклар октябрьдә тагын бер дулкын булачак дип төгәл әйтә алмый.

Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Октябрь башында кар ява: нормада түгел, шатлык та түгел

Октябрь башында Татарстанның көнчыгыш һәм көнбатыш районнарда беренче кар яуды. Норлат районында кар капламы барлыкка килде һәм берничә сәгать ятты.

«Карлы явым-төшемнәр бөтен җирдә дә булды диярлек, бары тик кайдадыр күбрәк яуды һәм халык аны күрде, ә кайдадыр азрак, башлыча төнлә, урыны белән көндез дә яуды. Метеостанцияләр 2, 3 һәм 4 октябрьдә кар явуын теркәде, 4сендә азрак яуды», – диде Феликс Гоголь.

Синоптик сүзләренчә, бу норма да, әмма гайре табигый күренеш тә түгел: кайбер елларда кар капламының сентябрьдә дә күзәтелгәне, ә октябрь башында кар явуның элек тә теркәлгәне булды. Бу ел саен була торган хәл түгел, ләкин «йөз елга бер» була торганы да түгел, диде ул.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Һава торышы аркасында гадәттән тыш хәл: матбугат чаралары сәбәбен бутаган

1 октябрьдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 41 районында гадәттән тыш хәл режимы кертү турында Указ имзалады. Әлеге карар республика башлыгының рәсми сайтында чыкты.

Документта язылганча, махсус режим кыраулар, туфракның артык дымлануы һәм авыл хуҗалыгы культураларының януы аркасында кертелде. Шуның аркасында чәчүлекләрнең бер өлеше һәлак булды һәм азык-төлек иминлегенә куркыныч тудырды.

Феликс Гоголь әлеге уңайдан матбугатта чыккан яңалыкларны да шәрехләде. Аның сүзләренчә, яңалык авторлары бу карарны хәзерге кырауларга дөрес бәйләмәгән.

«Чынлыкта исә, гадәттән тыш хәл режимы кышкы айлардан башланып, аннан язын, җәен һәм көз башында дәвам иткән күренешләр комплексы буенча кертелде. Карарга Гидрометеорология хезмәте теркәгән агрометеорологик куркынычлар кертелде: уҗымнарның януы, туфракның артык дымлылыгы аркасында уңышны җыю тоткарлануы, шулай ук майда һәм вегетациянең икенче чорында кыраулар төшү», – дип аңлатты Феликс Гоголь.

Аның сүзләренчә, Татарстан Гидрометеорология үзәге метеорология мәгълүматларын – температураны, артык дымлану турында мәгълүматларны һәм үлчәнелә торган башка параметрларны республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм башка ведомстволарга тәкъдим итеп тора. Белгечләр бу мәгълүматларны үзләренә килгән зыян белән чагыштырып карый, шуннан соң республика җитәкчелеге гадәттән тыш хәл режимы кертү турында комплекслы карар кабул итә.

«Хәзер бернинди куркыныч нәрсә дә юк, тупланган нәтиҗә генә йогынты ясый», – диде белгеч.

Аның сүзләренчә, сүз октябрь кыраулары турында түгел, ә аграрийлар ел дәвамында очрашып торган тискәре күренешләр җыелмасы турында бара.

Быелгы ягып җылыту сезонында һава температурасы нормадан югарырак булыр дип көтелә

2025-2026 елгы ягып җылыту сезонында Татарстанда һава торышы, бер айдан тыш, нормадан җылырак булачак дип көтелә. Бу Россия Гидрометеорология үзәге фаразыннан күренә.

«Тискәре аномалия булган бердәнбер ай – март. Калган вакыт яки нормага якын, яки аннан югарырак.

Киләсе кыш карлы булачакмы-юкмы дигән сорауга, Феликс Гоголь «ягып җылыту сезонына фараз бары тик температура режимы буенча гына бирелә, явым-төшем буенча фаразлар юк», дип җаваплады.

Чыганак: «Татар-информ», Наталья Рыбакова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар