Аномаль җылы көз Чаллыда яшәүче бакчачы өчен көтелмәгән проблемага әйләнгән. «Челнинские известия» редакциясенә укучылары мөрәҗәгать иткән: базда хәзер +12..+15 градус җылы, һәм бәрәңге шыта башлаган. Сорауга газетаның даими эксперты, биолог-галим Габделхәй Сәмигуллин җавап биргән.
«Дөресен әйткәндә, мондый күренеш турында беренче тапкыр ишетәм, – диде ул. – Бәрәңге шыта башласын өчен, базда бераз «йоклап» алырга тиеш, моның өчен ким дигәндә бер ай вакыт кирәк. Күрәсең, базның капкачын бик иртә япканнар. Әйтик, минем баз хәзер ачык – көзнең салкын кичләрендә җилләтү өчен», – дип сөйләде ул.
Ни өчен бәрәңге нәкъ хәзер шыта башлаган?
Эксперт билгеләп үткәнчә, яңа казып алынган бәрәңге уңышны җыеп алганнан соң тынычлык чорын үтә. Әмма, мәсәлән, ул тулысынча өлгермәгән булса, яңгырлы яки салкын көнне казып алынган булса һәм җылы базга салынса, тынычлык чоры кыскара. Шуңа күрә бүлбеләр вакытыннан алда «уяна». Моннан тыш, баз җәйдән соң әле суынып та өлгермәгән булырга мөмкин.
Бәрәңгене саклап калу өчен нишләргә?
1. Базны суытырга
- Тышта салкынрак булган төндә базны җилләтү өчен ачарга.
- Җылы һава кермәсен өчен көндез ябып торырга.
- Мөмкинлек булса, базга боз салынган савытлар куярга.
2. Бәрәңгене араларга һәм шытымнарын өзәргә
- Кечкенә шытымнарны да өзәргә кирәк – алар бүлбедәге туклыклы матдәләрне үзләренә ала.
- Бозылган, киселгән һәм юеш бүлбеләрне алып ташларга.
- Конденсат барлыкка килгән булса, базны киптерергә.
3. Бәрәңгене коры материаллар белән аралаштырырга
- Коры суган кабыгы, көл яки бөтнек ботаклары белән аралаштыру ярдәм итә. Алар шытымнар барлыкка килүне тоткарлый һәм кимерүчеләрне куркыта.
- Бәрәңге катламнары арасына коры кычыткан да салырга мөмкин – бу халык арасында кулланыла торган сыналган ысул.
4. Бәрәңге күләмен киметергә
- Бәрәңге күп, ә баз җылы булса, аның бер өлешен салкынчарак урынга, мәсәлән, гаражга күчерергә кирәк. Баз суынганчы көтәргә.
Моны белү мөһим
Җылы урында яңа бәрәңгедә черек тиз барлыкка килә. Шуңа күрә аны һәр 3–4 көн саен тикшереп торырга кирәк.
Шытымнары озын – 3 сантиметрдан артык булса да, бәрәңгене ашарга кулланырга мөмкин, әмма чистарту кыенрак булачак. Мондый бәрәңгене язын утырту өчен аерып кую яхшырак.
Баз суынмаса, нишләргә?
+12..+15 градус җылыда яңа бәрәңге язга кадәр сакланмаячак. Шуңа күрә аның бер өлешен сатырга яки таратырга, ә утырту өчен кирәкле орлык бәрәңгесен генә калдырырга мөмкин.
Иң мөһиме: базда җылы булганда, шытымнарын күпме генә өзсәң дә, бүлбеләр яңадан һәм яңадан шытачак, диелә бу хәбәрдә.