Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Җылы итеп киендергән». Әни кеше дүрт баласын янгыннан коткарган, үзе һәлак булган

42 яшьлек хатын мәетен коткаручылар тапкан.

news_top_970_100
«Җылы итеп киендергән». Әни кеше дүрт баласын янгыннан коткарган, үзе һәлак булган
https://54.mchs.gov.ru

Обь шәһәрендәге ике фатирлы йортта янгында 42 яшьлек хатын һәлак булган. Бу турыда коткаручыларга сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 16 февральдә кич белән була. Күп балалы гаилә яши торган фатирда янгын чыга. Ут чыгуны махсус җайланма тавышын ишетеп беләләр. Фатир хуҗалары да, күршеләр дә өйдән чыга, шаһитлар коткаручыларга хәбәр итә.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнчә, әни кеше, аның 17 яшьлек улы өйдән өч нәни баланы алып чыга. 11 яшьлек малай, 8 яшьлек кыз һәм 4 яшьлек кыз янгыннан котыла. Әни кеше аларга җылы киемнәр дә кидерергә өлгерә.

Коткаручылар утны сүндереп бетергәч, әни кешене идәндә яткан килеш табып алалар. Аны табибларга тапшыралар, кызганычка каршы ул вафат була, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100