Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җылы һава торышы кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

news_top_970_100
Җылы һава торышы кайчанга кадәр дәвам итәчәк?

Ноябрь аенда аномаль җылылык күзәтелә. Плюс 5-7 градус, төннәрен дә катырмый – бу октябрьдәге һава торышын хәтерләтә, диде КФУ профессоры, география фәннәре докторы Юрий Переведенцев «Татар-информ»га. Хәзер кышка кереп баргандагы кебек һава торышы – минуслы температура булырга тиеш. Өстәвенә, күпләп явым-төшемнәр дә күзәтелә.

Җылы һава торышы Атлантик циклон белән аңлатыла.

Җылы һава торышы пәнҗешәмбе-җомгага кадәр генә дәвам итәчәк, ди галим. +7-8 градус җылы һава торышы булачак.

«Җылы ноябрь – сирәк күренеш. Аннан да җылы бары тик 2013 елда гына булды», – ди Переведенцев.

Җомга көнне җылылык китә башлый, ә ялларда инде суытачак. Әмма ноябрь гадәттәге елларга караганда бер градуска җылырак булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100