news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җылы өендә утырган Сарман хатынын өч МЧС подразделениесе төн буе урманнан эзләгән

Төнге өченче яртыда Җәлилдә яшәгән гаиләнең уртак танышлары - бу хатынның иренә куркыныч хәбәр җиткерә. Хатын үзенең иптәш кызына урманга китеп, үз-үзенә кул салачагы турында әйткән була. Ир бу хакта 112 хезмәтенә шалтыратып әйтә.

news_top
Җылы өендә утырган Сарман хатынын өч МЧС подразделениесе төн буе урманнан эзләгән

Урманга киткән хатынны эзләр өчен Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының җирле бүлегендә ашыгыч рәвештә төркем әзерләнә. Коткаручыларның өч подразделениесе, шулай ук полицейскийлар хатынны җиде сәгать буе урманда эзли.

Эзләү 9.10 сәгатькә кадәр дәвам итә. Җиде сәгатьтән соң хатын табыла - ул беркая да китмәгән, җылы өенә бикләнеп утырган булып чыга. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар