news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Өйләнгән ирләр ни өчен танышулар сайтында утыра?

«Ирең сине кадерләмәгән кебек тотса, бу чыннан да шулай», — ди психолог.

news_top
Өйләнгән ирләр ни өчен танышулар сайтында утыра?
https://pixabay.com

Психолог, коуч Павел Раков гаиләле ирләрнең танышулар сайтына кереп утыруының сәбәбен әйткән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Хатынлы ирләрнең чит кызлар белән аралашуының дүрт сәбәбе була.

Ир-ат үз хатыны белән мөнәсәбәтләрне кадерләми, хатынын югалтудан курыкмый. Бу очракта хатынга тизрәк мондый иреннән качарга кирәк. Әгәр ул хатынына бүләкләр, чәчәкләр биреп, кире кайтарырга тырышмаса, хисләре дә булмаган дигән сүз. Аерылышырга теләсәгез, җәнҗалсыз гына, дәрәҗәгезне белеп кенә китеп барыгыз, ди психолог.

Хатын-кызлар белән аралашу җитмәсә дә, ир танышулар сайтына кереп китә. Димәк, бу ирнең үз хатыны белән сөйләшер сүзе юк. Бу очракта хатын иренең ни белән кызыксынуын аңларга тырышсын, ди психолог. Әгәр хатынның яраткан темасы — балалар, кибетләр, мөнәсәбәтләр булса — димәк, бу гаиләне секстан башка берни дә бәйләп тормый, аларга күңелсез, ди Раков.

Иргә танылу җитми. Димәк, аның хатыны казанышларын, тырышлыкларын санламый, тиеш дип кенә кабул итә. Бу очракта хатынга иренең күңелен күтәрергә һәм дәртләндерергә өйрәнергә кирәк, ди белгеч.

Сексуаль проблемалар булса да ирләр танышулар сайтына кереп китәргә мөмкин. Бу очракта хатын флиртка өйрәнергә тиеш. Шул чакта мөнәсәбәтләр җайланыр, дип ышандыра Раков.

«Шуны аңлагыз, әгәр ирегез үзен сезне кадерләмәгән кебек тотса, бу чыннан да шулай. Сәбәпләрен казып азапланмагыз, ирегезгә тәэсир итәргә өйрәнегез», — ди Павел Раков.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар