Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйләнешүләренә каршы төшеп, катырак торган булсам, улым исән калган булыр иде»

Булган бер котычкыч хәл турында сезгә сөйләп үтәсем килә. 20 елдан артык вакыт үтсә дә, ул минем, мин сөйләгән кешеләрнең йөрәгендә, төзәлмәслек яра кебек сыкрап торадыр.

news_top_970_100
«Өйләнешүләренә каршы төшеп, катырак торган булсам, улым исән калган булыр иде»
Михаил Захаров

Мари илендэ Звенигово районы бар. Минем Республика татар мәдәният үзәгендә эшләгән вакыт, параллель мари дәүләт телевидениесендә эшләп, тапшыруга сценарий язып утыруым.

Көннәрдән бер көн татар үзәгенә ак чәчләре, чигүле ак яулыгыннан чыккан, йөзе көзге, саргайган яфрак кебек саргайган, сулыккан йөзле татар әбие килеп керде. Керә керүгә:

Кызым, су бир, бик эчәсем килә, — диде. Мин тиз генә йөгереп су алып килеп бирдем. Су савытын тотуга, бер кабып та өлгермәде, үзенең матур, ялтыравыклы күлмәгенә экренләп яуган, җәйге яңгырны хәтерләтеп, күз яшьләре тәгәрәде. Ай аллакаем, сезгә ни булды дип, кулыннан тотып, йомшак урындыкка утырттым.

Әбиемнең авыз ачып сөйләрлек хәле юк. Вакыт узып, бераз тынычлангач:

Кызым, мин сине телевидениедән озак эзләдем, ниһаять монда таптым, — диде ул, кулъяулыгы белән күз яшьләрен сөртеп. 

Әби сезгә берәр нәрсә булдымы? — дим.

Тыңла кызым, йөрәгем янганга чыдый алмыйча синең янына кидем, тыңла зинһар, — ди. Ипләп кенә, әби янынарак килеп утырдым. Әби, кулындагы кулъяулыгын төенли-төенли сүзен башлады.

Кызым, бер малай багып үстердем, әтисе иртә гүр иясе булды. Тырышып укыды, армиягә барып кайтты, институтка укырга керде.

Укыганда бер рус кызы белән танышты.

Әллә улым, үзебезнең диннән булган кызны табасыңмы, — дим.

Яратам әни, башкалар кирәкми, — дип кырт кисте улым.

Яшьләр арасына керешмим, бәхете генә булсын дидем. Кызы, бик чибәр. Институт бетергәч, матур гына өйләнешеп тора башладылар. Иң беренче оныгым Роман, аннан икенчесе Алиса кызым туды. Мин инде, киленгә күнегеп, балаларга бераз догалар да өйрәткәли башлаган идем.

Беркөнне 2 балам, улым белән киленем, «Газель» машинасына утырып Йошкар-Ола шәһәренә киттеләр. Олы юлга чыгып, 42 км киткәч, зур авариягә эләккәннәр. Болар утырган машина бүрәнә төягән зур машина астына кергән. Улым белән киленем шунда ук үлгән. Ике оныгымны аңсыз килеш машина белән больницага алып киткәннәр. Оныгым Роман 2 сәгать реанимациядә яткач үлде. «Хет иптәшкә кызымны калдырыгыз», дип больницада врачлар алдында тезләнеп йөрдем.

Кызымның да хәле авыр, кузгала да алмый, янына кертегез, күз кырые белән генә булса да кызымны күрим, дим. Ялвара торгач, врачлар кызым янына керттеләр. Кулларын тотып үкси-үкси елаганда, кызым аңына килеп: «Әби, менә әти үлде, аны татар зиратына күмәрләр, әнием үлде, аны рус зиратына күмәрләр. Әбием, мин үлсәм мине кая күмәләр инде, әбием әйт миңа», — дип өзгәләнде. «Алла бирсә, кызым терелерсең, үлем турында уйлама, мине калдырып китә күрмә», дип елыйм.

Иртән мин килеп керергә дип торганда аның да үлгәнен әйттеләр. Мин аңыма килгәндә, тирә-якта врачлар чабышып йөри, мин бернәрсә дә аңламыйм. Шулай итеп 2 айга якын больницада ятып чыктым. Бүген дә кызым Алисәнең әйткән сүзләре колак төбендә яңгырый. «Менә ничек була икән ул катнаш никахның җәзасы», — дип әби кабат елап җибәрде. «Өйләнешүләренә каршы төшеп, катырак торган булсам, улым исән калган булыр иде. Улым исән булыр иде. Мин япа-ялгыз. Тормышның тәме бетте. Тизрәк улым янына китсәм ярар иде, кызым», — дип сүзен тәмамлады әбием. 

Мин таш кебек катып калдым. Тынычландыра торган, сүзләр таба алмадым. Әбинең кулын тотып, ул минем иң өстенә башын куеп, һәркем үзенекен уйлап елагандыр ул вакытта.

Еллар үтте, вакытым булганда әбигә баргалап йөрдем. 4 еллап вакыт узды. Шулай бер килүемдә кара-каршы чәй эчеп утырганда әби, кашыгын чокыры янына куеп: «Кызым, минем, белән бик гыйбрәтле хәл булганын беләсең, озакламый улым янына китәм. Әманәт итеп сиңа әйтәм — татар бервакытта да үзенең диненә хыянәт итмәсен икән. Ачы җәзасы мине әле дә озата килә» — диде.

Ул әби бүген гүр иясе, урыны оҗмахта булсын. Менә газиз ананың васыяте!

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 28 март 2022
    Исемсез
    Мин дә гел шулай уйлыйм.Балаларга да гел шуны тукылдыйм.
  • 28 март 2022
    Исемсез
    Кызганыч,мин дэ бик каршымын катнаш никахка. Ойлэнэ торган улым бар ул кемне сайлар инде.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100