Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйләнеп, бала үстереп яткан: 26 әбине үтергән маньяк кулга алынганчы ничек яшәгән?

Казанда соңгы ун елда иң нык эзләнелгән серияле үтерүчене кулга алдылар. Ул Идел буе округында 26 әбине үтергән. Кулга алынганчы «Поволжский маньяк» тыныч тормышта яшәгән һәм бала үстергән. Ир-атны дистәләгән кешене үтерергә нәрсә этәргән? Бу хакта тулырак «Татар-информ» репортажында.

news_top_970_100
Өйләнеп, бала үстереп яткан: 26 әбине үтергән маньяк кулга алынганчы ничек яшәгән?
Видеодан скриншот

«Ашыйсым килде, урамда яшәдем. Шундый мөмкинлек килеп чыкты. Җиңел акчалар», — дип аңлатты Радик Таһиров кешеләрне үтерүен.

Ул беренче тапкыр кайчан үтергәнен төгәл хәтерләми. Тикшерү версиясе буенча, әлеге шау-шулы үтерүләр сериясе 2011 елда башланган. Ул вакытта Казанда Батыршин урамындагы бер йортның фатирында өлкән яшьтәге хатын-кыз мәете табыла. Билгесез кеше пенсионерканы буган, ә өйдәге кыйммәтле әйберләр юкка чыккан була.

Үтерүче моның белән генә тукталып калмый. Яшәү урынын даими алмаштырып, Уфада, Самарада һәм Үзәк, Идел буе һәм Урал федераль округларында карт хатын-кызларны үтерә. Җинаятьче барлыгы 26 хатын-кызны үтерә. Халыкта аны «Поволжский маньяк» дип атап йөртә башлыйлар.

«Базар, кибет тирәләрендә сумкалы кешеләрне караштыра идем. Өйләренә озатып куйдым», — дип сөйләде җинаятьче сорау алганда.

Пенсионеркаларның өйләренә керү өчен ул үзен ЖКХ, социаль хезмәт эшчесе яки сантехник дип таныштырган була. Ул бар җирдә дә диярлек бер үк төрле гамәлләр кылган: фатирга кергәч, кул астына эләккән әйберләр — мәсәлән, халат путасы белән әбиләрне буган һәм кыйммәтле әйберләрне урлаган. Полициягә эләкмәс өчен ул перчатка киеп эшләгән, ә үтергәннән соң идәнгә юу чаралары сибеп калдырган, шулай итеп ул полиция этләрен эздән югалтырга теләгән.

«Тиз һәм тавышсыз. Минемчә, алар авыртуны тоймагандыр», — дип җавап бирде ул, ни өчен мондый алымны сайлаганын аңлатып.

Таһиров соңгы мәртәбә 2011 елда үтерә, ә соңыннан эзсез югала. Ир-атны федераль эзләүгә бирәләр.

Җиде ел диярлек полиция җинаятьченең эзенә чыга алмый. 2017 елда тикшерүгә ярдәм итә алырлык теләсә нинди мәгълүмат өчен хокук сакчылары өч миллион сум акча түләргә вәгъдә итә. Үтерүченең фотороботын массакүләм мәгълүмат чараларында даими бастырып торалар. Ул нинди дә булса вак җинаять өчен төрмәгә эләккән яки үлгән дигән фаразлар да була.

Күптән түгел аның кулга алынуы билгеле булды. Җинаятьчене тоткарлауда берьюлы берничә көч структурасы хезмәткәрләре катнашкан. Үтерүчене ачыклау өчен кайчандыр җинаять урынында табылган ДНК үрнәге ярдәм итә — ул кулга алынган ир-атның ДНКсы белән тәңгәл килә.

Кулга алынган кеше элек урлау һәм талау өчен хөкем ителгән 38 яшьлек казанлы — Радик Таһиров булып чыга. Җинаятьчене бергә яшәгән хатынының Дәрвишләр бистәсендәге фатирында төн уртасында кулга алалар. Ир-ат соңгы берничә елын тыныч һәм гамьсез генә нәкъ шунда уздырган була.

«Яхшы гаилә иде. Без әле алар яхшы яши дип сөенеп йөрдек. Ике еллап бергә яшәделәр», — дип сөйләде Радик Таһировның күршесе ышана алмыйча.

Күршеләре сөйләгәнчә, ир-ат хатыны белән бергә хатынының беренче никахтан туган 11 яшьлек улын тәрбияләгән. Күптән түгел генә аларның уртак балалары да туган. Хәзер балага 6 ай.

«Гөлнара (исеме үзгәртелде) балачагыннан ук монда яши. Әнисе берничә ел элек юкка чыкты, әтисе үлде. Монда үзе генә яшәде. Аның белән бергә яшәгән ирне берничә мәртәбә генә күрдек, бала белән урамга чыга иде. Баскычтан гел тиз-тиз генә төшә иде, исәнләшмәде дә», — дип сөйләде күршеләре.

Ир-атны үтерүдә шикләнеп кулга алулары турындагы яңалык күршеләрен шок хәлендә калдырган. Карап торышка яхшы гына күренгән гаилә башлыгының мондый эшкә сәләтле булуын алар башларына да китермәгән.

«Беренче ире белән барып чыкмады аларның. Ә монысы белән ремонт та ясадылар, бала белән дә йөриләр иде. Бер начар сүз дә әйтә алмыйм. Шок, өскә бер чиләк салкын су койган кебек», — дип сөйләде күршеләре.

Таһиров пропискада булган әтисе йортында ир-ат турында берни дә белмиләр. Алай гына да түгел, аны хәтта беркайчан күрмәгәннәр дә.

«Аның (Радик Таһировның әтисенең — редакция) кызы бар икәнен беләм. Ул балалары белән әтисе янына еш килә. Ә менә улын беркайчан да күрмәдем, хәтта бар икәнен дә белмәдем», — дип сөйләде Радик Таһиронвның әтисенең күршесе.

Хәзерге вакытта тикшерү эшләре дәвам итә. Җинаять эшендә корбаннарның саны артырга да мөмкин. Якын арада тикшерү җинаятьчене СИЗОа җибәрүне сорап, судка мөрәҗәгать итәчәк.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100