Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәйге яшен вакытында кая качарга?

Машина корпусы металл булса да, покрышкалары булу сәбәпле, автомобиль яхшы диэлектрик санала.

news_top_970_100
Җәйге яшен вакытында кая качарга?
https://pixabay.com

Кешегә яшен сугу бик куркыныч күренеш, ул шунда ук үләргә мөмкин. Фаҗига булмасын өчен, яшен вакытында дөрес урынга качып торырга кирәк. Бу турыда Россиянең атказанган коткаручысы Сергей Щетенин Sputnik радиосына интервьюда сөйләгән. РИА Новости шул хакта хәбәр итте.

Җәйге яшен — гаҗәеп матур һәм бик куркыныч күренеш. Урман янгыннарының күбесе дә яшен аркасында килеп чыга. Табигатьтә ял итүче кешеләр өчен дә яшен сугу куркыныч. Коткаручы сүзләренчә, табигатьтә давылга очрасагыз, иминлек кагыйдәләрен үтәү кирәк.

«Якындагы корылмага кереп качыгыз. Бу — капиталь төзелгән биналар. Әгәр табигатьтә калсагыз, яшен вакытында аерым үсеп торган агачка ышыкланырга ярамый. Кырда булсагыз, түбәнлек яки чокыр табарга, шунда кереп чүгәләргә һәм башны куллар белән капларга кирәк. Үзегез белән тимердән эшләнгән әйберләр булса, аларны мөмкин кадәр читкәрәк ыргытыгыз», — ди Щетенин.

Машина да яшен вакытында качу урыны булырга мөмкин. Корпусы металл булуга карамастан, автомобиль яшен сугудан саклый, ди белгеч.

«Әгәр машинада барганда яшен башланса, аннан чыкмагыз. Машинагыз ныклап беркетелмәгән конструкцияләр, реклама такталары янында булмасын — шуны карагыз. Машина үзе шактый яхшы диэлектрик (изолятор) була. Аның покрышкаларының яшен сугудан саклау ихтималы зур. Машинада озын антенналар булмаса, яшен сукмаска мөмкин», — ди коткаручы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100