news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәйге ял вакытында эшкә урнашкан 15 яшьлек егетне ток сугып үтергән

Казанның Крутовская урамындагы складка җәйге ял вакытында эшкә урнашкан үсмерне электр тогы сугып үтергән. Бу хакта "Эфир-24" каналы хәбәр итә.

news_top
Җәйге ял вакытында эшкә урнашкан 15 яшьлек егетне ток сугып үтергән

15 яшьлек егет тозны тартмалаучы аппаратта эшләгән. Аппаратны туктату өчен кнопкага баскач, аны ток суга һәм ул аңын югалтып егыла. Үсмерне ашыгыч рәвештә сырхауханәгә алып киләләр, әмма аның гомерен саклап кала алмыйлар. 

Хәзерге вакытта базада тикшерү эшләре бара. Экспертлар аппаратның төзеклеген тикшерәләр.  Җинаять эше ачылган. Предприятиедә тентү үткәрелгән, шаһитлардан күрсәтмәләр алынган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар