news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Җәйге киемнәрне кышын ничек сакларга?

Өске киемне, жакет, күлмәкләрне элгечтә саклагыз.

news_top
Җәйге киемнәрне кышын ничек сакларга?
https://pixabay.com

Җәйге киемнәрне алып куярга вакыт җитте. Язын алырга рәхәт булсын өчен, аларны дөрес итеп сакларга кирәк. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.

Башта җәйге киемнәрне аерып тезеп чыгыгыз. Искергәннәрен алып ташлагыз, кияргә җыенмаганнарын хәйриягә тапшырыгыз. Кирәкле киемнәрне тикшереп, төзәтәселәрен ремонтка бирегез.

Иңбашлы әйберләрне — өске киемне, жакет, күлмәкләрне элгечтә саклагыз. Чалбарлар һәм итәкләр өчен кыстыргычлы элгеч алыгыз, берничә катлы булса яхшырак. 

Трикотаж әйберләрне горизонталь рәвештә саклау хәерле, сузылмасыннар. Урын экономияләр өчен вакуумлы пакетлар кулланырга була. Шкафта урын җитмәсә, зур тартмалар алыгыз, шунда киемнәрне тутырып, карават астына, балконга, башка урынга куеп торыгыз.

Аяк киемнәрен дә шул тәртиптә аралагыз. Кирәкле аяк киемнәрен генә калдырыгыз, пычракларын химчисткага бирегез, чистартыгыз. Аяк киеме кипкәч, тартмаларга тутырып куегыз, кайда нәрсә ятканын белү өчен, тышына язу язып куярга була.

Аяк киеме формасын югалтмасын өчен, махсус калыпларын тыгып куярга онытмагыз. Урын экономияләр өчен, катлы-катлы махсус киштәләр алырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар