Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җәйге челләне кондиционер кабызмыйча гына ничек кичерергә?

Фатирда кондиөионер булмаса, дүрт стена эчендә пешеп үлмәс өчен төрле ысуллар бар.

news_top_970_100
Җәйге челләне кондиционер кабызмыйча гына ничек кичерергә?
Владимир Васильев

«Комсомолка» сайты табиб-терапевт Ольга Рязановадан челлә эссесеннән кондиционерсыз гына котылу ысуллары турында белешкән.

Эссе булса — өйне җыештырып алыгыз. Идәнне салкын су белән юыгыз, тузаннарны сөртегез. Көндезге унбер белән кичке биш арасында тәрәзәләрне ачмагыз. Көн бераз сүрелә башлагач, бүлмәне җилләтегез.

Өйдә дымлы җәймәләр, простынялар элеп куегыз

Душка кереп чыгыгыз, ләкин биш минуттан артык салкын су астында тормагыз. Башны салкын су белән юмагыз.

Йокларга ятар алдыннан урын-җир җәймәләрен туңдыргычка куярга дигән киңәш тә бар. Тик моны эшләмәү хәерле, салкын тию ихтимал, ди табиб.

Урамга чыгар алдыннан баш киеме киегез. Иркен, аксыл төсле кием киегез. Киҗе-мамык, җитен тукымаларны алырга тырышыгыз. Биек үкчәләр, синтетик тукымаларны ераккарак алып куеп торыгыз. Хатын-кызларга биткә тональ кремнар сөртмәү хәерле.

Эштә кондиционер булмаса, пульверизатор алып барып куегыз. Шуның белән әйләнә-тирәгезгә су сипкәләп утырыгыз. Мини-дымландыргыч сатып алып, өстәлегезгә куя аласыз.

Эссе вакытта ит, авыр аксымлы ризык ашамый торыгыз. Аларны эшкәртү өчен организм күп энергия сарыф итә. Салкын ашлар ашап торыгыз.

Борыч яки имбирь кушылган ризык ашап та суынып була. алар организмны тирләтә, шулай итеп ул суына. Ашказаны-эчәклек авырулары булган кешеләргә бу ризыкларны ашаганда сак булырга кирәк.

Көненә ике литр су эчәргә кирәк. Минераль су эчегез, тик аш-минераль (столово-минеральная) суын табиб белән киңәшкәч кенә эчәргә ярый. Ашказаны-эчәклек авырулары булмаса, лимон белән лимонад ясагыз. Бер литр суга бер лимон согы салыгыз, бераз тоз, бөтнек өстәгез. Табигый квас, җиләк-җимеш компотлары эчү хәерле.

Чәй белән кофе организмнан сыеклыкны кудыра, Газировка, кибет квасы да ярдәм итми. Алкоголь сусызлануга китерә.

Кондиционерсыз тиз генә суыну өчен өч ысул:

  • Башны дымлы сөлге белән урап куегыз. Тик аны туңдыргычта да тотмагыз, бозлы суда да чылатмагыз.
  • Дымлы салфеткалар алып йөрегез, муенны, маңгайны, култык асларын сөртеп алыгыз.
  • Аякларны салкын суда чайкап алыгыз, кул беләзекләрен суга тыгып алырга була.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100