Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйгә ут төрткән». Богырысланда 3 һәм 5 яшьлек кызларны, аларның анасын үтергәннәр

Үчле ир-ат кешеләрне тереләй яндырып үтерер өчен, өйгә тышкы яктан ут төрткән.

news_top_970_100
«Өйгә ут төрткән». Богырысланда 3 һәм 5 яшьлек кызларны, аларның анасын үтергәннәр
https://oren.sledcom.ru

Россия Тикшерү комитетының Оренбург өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе Богырыслан шәһәрендә яшәүче 32 яшьлек ир-атка карата җинаять эшен тикшереп бетергән. Моңа кадәр дә хөкем ителгән ир-ат ике баланы һәм аларның анасын үтерүдә гаепләнә. Бу турыда ведомство сайтында хәбәр ителә.

2021 елның 18 маенда Богырыслан шәһәрендәге шәхси йортта янгын сүндергәндә 39 яшьлек хатын, аның 3 һәм 5 яшьлек ике кызының мәете табыла. Эскпертиза йортка тышкы яктан ут төртүләрен ачыклый. 

Тикшерү ачыклаганча, җинаятьтә шикләнеп тоткарланган ир-ат фаҗига көнне исерек килеш була. Иртәнге тугызынчы яртылар тирәсендә ул өй верандасы ишеге төбендәге баскычларга ут төртә. Өйгә ут каба, янгын учагы исә эчтәге кешеләргә чыгарга комачаулый.

Бу ир-ат өй хуҗабикәсе белән инде озактан бирле талашып яши. Шуңа күрә ул хатынның гаиләсен үтерергә була. Ир-ат коры һәм җылы һава торышы булган килеш, башка йортлар янындагы өйгә ут төртүнең куркыныч булуын да аңлый. Ул гомуми куркыныч гамәл кыла, өй эчендәге кешеләрне яндырып үтерергә тели. Шулай итеп өй эчендәге хатын да, аның балалары да төтен исе белән агуланып үлә, диелә бу хәбәрдә.

Җинаять эшен судка тапшырганнар.

Биредәге матбугат чаралары белешмәсе буенча, җинаятьче өйдә хуҗабикә, аның балалары һәм тагын бер ир-ат бар дип уйлаган. Ул бу кешеләрнең барысын да үтерергә теләгән. Ләкин ир-ат гаебен танымый. Шаһитларның күрсәтмәләре, аның телефоннан сөйләшүләре, экспертиза нәтиҗәләре, тырнакларында янучан матдә эзләре аның гаебен раслый, диелә хәбәрдә. 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100