Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйгә ут капкач, 38 яшьлек ир-ат хатынын, ике кызын коткарган, үзе нәни улы белән һәлак булган

Өйгә ут капкач, 38 яшьлек ир-ат хатынын, ике кызын коткарган, үзе нәни улы белән һәлак булган

news_top_970_100
Өйгә ут капкач, 38 яшьлек ир-ат хатынын, ике кызын коткарган, үзе нәни улы белән һәлак булган
Ленинград өлкәсенең Решетниково бистәсендә бер йортта янгын вакытында 38 яшьлек ир-ат һәм аның 3 яшьлек улы янып үлгән. Бу турыда "Комсомольская правда" хәбәр итте. 

Биредә яшәүче Коротяевлар гаиләсен барысы да белә. Ир белән хатынның өч баласы - 12 һәм 7 яшьлек ике кызы, 3 яшьлек улы була. Алар үз хуҗалыклары белән яши. 38 яшьлек Сергей төзелеш белән шөгыльләнә, 33 яшьлек Людмила балаларны тәрбияли, күршеләренә бакча эшләрендә ярдәм итә. Биредә яшәүчеләр сүзләренчә, Сергей белән Людмила бай түгел, ләкин интегеп тә тормыйлар.

"Алар бик озак бергә яшиләр, бер-берсен бик яраталар, балаларын яраталар. Без аларга еш килә идек, талашканнарын да күрмәдек, тату яшәделәр", - дип сөйләгән Сергейның абыйсы Михаил. 

22 сентябрьгә каршы төндә, иртәнге дүртләр тирәсендә Коротяевларның йортына ут каба. Ир белән хатын бу вакытта йоклый. Аларның берсе төтен исен сизеп, чаң суга башлаган.

"Янгынның ник чыкканын төгәл белмим әле мин. Мин аларга еш килә идем, ни булганын бераз чамалыйм. Мич яна башласа, ялкын аларга чыгу юлын томалагандыр. Мич нәкъ ишек янында иде. Алар арткы ишектән чыга башлагандыр, аны эчке яктан биклиләр иде. Сережа ишекне лом белән ваткандыр. Бу вакытта нәни улы куркып, качып киткәндер. Йозакны ваткач, Сережа хатыны белән кызларын урамга чыгарган, шуннан соң улын эзләргә кереп киткән. Людмиланың соңгы күргәне - ире яна торган өйгә кереп киткән мизгел булган. Ул уттан чыкмаган инде. Улы белән бергә һәлак булганнар", - дип сөйли Михаил.

Хатын һәм аның ике кызын хастаханәгә озатканнар. Хәзер аларның хәле канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Янгын сәбәпләрен ачыклау эшләре бара. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ленинград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр. 

Людмила пешкән, кызларның берсенең сөяге сынган. 

"Өй бөтенләй янып бетте. Аларга нәрсә кирәген әле әйтеп тә булмый. Башта Сережаның әнисе фатирында яшәп торырлар инде", - дип сөйли гаиләнең туганнары.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100