Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйгә килгән кунаклар игътибар итә торган унөч әйбер

Кунак килгәч, әлбәттә инде, ул хуҗаның чисталыгын да, осталыгын да күзәтеп йөри.

news_top_970_100
Өйгә килгән кунаклар игътибар итә торган унөч әйбер
https://pixabay.com

Өйгә кергән кеше ишеккә игътибар итә. Ишектән тузанны, тапларны, кул эзләрен сөрткәләп, ишек төбендәге паласны чистартып тору хәерле. Бу турыда фактлар сайтында язылган.

Аяк киеме киштәсенә дә кунакларның күзе төшә. Бихисап аяк киеме өелеп торса, кунакларга бер дә ошамас.

Кунаклар өйдәге исне дә керүгә үк тоеп ала. Хуҗалар үз исенә ияләшә, аны сизми дә, ә менә кунаклар аны хәзер тоеп ала. Шуңа күрә өйне җилләтеп тору хәерле.

Кран һәм раковина — ванна бүлмәсендә күзгә ташлана торган урыннар. Сантехникадан су эзләрен, паста калдыкларын чистартып торырга онытмагыз. 

Сабын нинди булуга карап, хуҗа турында фикер йөртәләр. Сабын калдыкларын яңа кисәкләргә алыштырырга онытмагыз. Сыек сабын сала торган савыт чиста булсын, чистартмасагыз — кунаклар килгәндә читкә алып куеп торыгыз.

Сөлгеләрнең чистасын элеп куегыз. Ваннада берничә җирдә әллә ничә сөлге эленеп торса, кунаклар кайсына кул сөртергә белмичә аптырар.

Тараклар үз урынында торсын. Теләсә кайда яткан чәчле тарак кунакларга ошамас.

Кухня өстәле — үзәк урында тора. Артык әйберләрне алып куегыз, өстен яхшылап сөртегез, уңайлы урындыклар тезәргә онытмагыз. Бик тәбәнәк диван яки табуреткалар кунакларга ошамас.

Стаканнарда таплар булмасын, кырыйлары китек савытларны ыргытыгыз. 

Көзгеләрне чистартырга онытмагыз. 

Диванда артык җәймәләрне алып куегыз, өйдә хайваннар булса, аларның йонын диваннан чистартырга онытмагыз.

Китап киштәләренә дә кунаклар игътибар итә. Тузанын сөртеп, китапларын матурлап тезеп куегыз. Андагы китапларга карап, хуҗа турында фикер туачак, басмаларның исемнәренә күз салыгыз.

Кунак көткәндә, вак-төякләргә игътибар итегез. Дарулар, чәч резинкалары, чеклар, чыбыклар, кремнар, шешәләр һәм башка әйберләр күренә торган урында ятмасын.

Тиз генә өй җыештыру өчен биш киңәш

Пычрак савыт-сабаны духовка яки савыт-саба юа торган машинага яшереп торып була.

Йокы бүлмәсе ишеген ябып куегыз.

Өй буйлап ташлап калдырылган кием-салымны буш кәрҗингә тыгып куегыз.

Меламинлы губка тапларны һәм пычракларны бик тиз чистартырга ярдәм итәр.

Өйдәге сасы исне бетерү өчен бер кәстрүлгә бер чокыр су, 3 аш кашыгы аш серкәсе салып, берничә минут кайнатып торыгыз. Аш серкәсе исне бетерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100