Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Өйгә кайтып барганда фаҗига»: Коточкыч авариядә сигез кеше үлгән

Мәрхүмнәр барысы да Россиягә эшкә килгән булган.

news_top_970_100
«Өйгә кайтып барганда фаҗига»: Коточкыч авариядә сигез кеше үлгән

13 февральгә каршы төндә Псков өлкәсендә Петербург-Пустошка-Невель трассасының 484нче километрында коточкыч авария була. Украинадан Санкт-Петербург шәһәренә эшкә килгән кешеләр өйләренә кайтып бара. Алар утырган микроавтобус фурага бәрелә. Сигез кеше урында ук һәлак була. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Төнге бер тирәсендә Беларусь Республикасы белән чиктә «Мерседес» микроавтобусы «Вольво» йөк машинасына бәрелә. Микроавтобусның алды, ян ягы яньчелеп бетә. Машина йөртүче кеше, җиде пассажир урында ук үлә. Алар барысы да Украина кешеләре, диелә хәбәрдә.

Тагын бер кеше һәм фура йөртүчесе (ул Белоруссия кеше булуы ихтимал) имгәнә, аларны хастаханәгә озатканнар.

Урында тикшерүчеләр, полиция хезмәткәрләре, табиблар эшләгән.

Юлны да тикшергәннәр. Башлангыч мәгълүмат буенча, асфальт дымлы булган, аны бозлавыкка каршы матдә белән эшкәрткәннәр.

Җинаять эше ачылган.

«Вести» каналы әлеге урыннан кадрларны күрсәтте.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100