Җыелышка – мотоциклда, кичен – волейболга: 20 яшендә авыл җирлеген җитәкләгән кыз тарихы
Алабуга районының Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге башлыгына нибары 22 яшь икән.
Гомумшәһәр планёркасына ул мотоциклда килә, кичләрен яшьләр белән волейбол уйный, бәйрәмнәрдә иң актив катнашучы да ул. Сүзебез Татар Дөм-Дөме авыл җирлеге башлыгы 22 яшьлек Назилә Галиева турында бара.
Быел октябрь аенда Назилә Галиеваның авыл җирлеге белән җитәкчелек итә башлавына ике ел тула. Шушы вакыт эчендә ул авылын якты киләчәккә алып бару, халык өчен уңайлы шартлар тудыру һәм яшьләрнең туган авылында калуы өчен тырышып эшли.
Назилә Галиева – Дөм-Дөм авылы кызы, биредә туып-үскән. Бу аның биографиясендәге гади генә бер факт түгел, ә бөтен эшчәнлеге өчен төп этәргеч көч тә. Ул һәр урамны, һәр гаиләне, авыл җирлегендәге һәр проблеманы яхшы белә. Туган авылы өчен җаны-тәне белән янып эшли һәм яши.
Көллияттә укыганда ул авыл җирлеге башлыгы урынбасары буларак практика үтә. Ә аннары авыл җитәкчесез кала. Авыл өчен мондый хәл һәрвакыт катлаулы: көндәлек-тормыш мәсьәләләреннән алып зуррак проблемаларга кадәр күп кенә сорауларны кемдер хәл итәргә тиеш була.
Ул вакытта Алабуга районы башлыгы урынбасары булып эшләгән Роман Исланов Назиләгә әлеге вазыйфаны тәкъдим итә. Ул ризалаша. Һәм һич кенә дә үкенми.

Авыл җирлеге башлыгы булу – яңгырашлы вазыйфа гына түгел. Бу – халык һәм туган авыл алдындагы зур җаваплылык та. Назилә Наил кызы әлеге җаваплылыкны курыкмыйча үз өстенә ала. Киләсе елда Татар Дөм-Дөме авылында хәзер буш торган иске мәктәп бинасында балалар лагере ачу планлаштырыла.
Башлык булып эшли башлагач ук депутатлар сайлый, үз тирәмә актив кешеләр җыя башладым. Роман Леонидович миңа Нурислам Кадыров белән элемтә урнаштырырга ярдәм итте. Нурислам Мидхәт улы безгә килде, мин аңа барысын да сөйләдем, күрсәттем, планнарым белән уртаклаштым. Ул миңа ышанды. «Яшьләрне клубка җыеп карыйк», – диде. Без җыелдык. Шундый очрашуларның берсендә лагерь булдыру фикере туды. Мин бу тәкъдим белән районыбыз башлыгы Рөстәм Мидхәт улына мөрәҗәгать иттем. Ул да хуплады, һәм эш механизмы җайга салынды.
Мәктәп бинасы яхшы сакланган, аның буш торуын күрү күңелсез иде. Лагерь җирле балалар өчен генә түгел, теләге булган һәркем өчен дә эшләячәк. Анда спортка аерым игътибар бирү күздә тотыла – район сәясәтендә дә, Нурислам Мидхәт улы эшчәнлегендә дә спорт аерым урын алып тора, – ди ул.
Моның ачык дәлиле – быел Татар Дөм-Дөме авылында икенче тапкыр узачак спорт бәйрәме. «Батыр-фест 2026: Авыл кубогы» 29 августка билгеләнгән. Ярышлар ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында ике категориядә – башлап килүчеләр һәм тәҗрибәлеләр арасында узачак. Приз фонды 300 мең сум тәшкил итә. Спорт бәйрәме Нурислам Кадыров ярдәме һәм инициативасы белән үткәрелә.

Назилә Галиева үзе дә волейбол уйнарга ярата һәм авылдагы яшьләрнең барысы да диярлек бу уен белән мавыгуын билгеләп үтә. Мәктәп бинасындагы спорт залын егет-кызлар белән бергә үзләре ремонтлаганнар. Бүген ул авыл яшьләренең спорт белән шөгыльләнү урынына әверелгән.
Тагын бер мавыгуы – мотоцикл. Ни өчен мотоцикл, дип сорагач, авыл җирлеге башлыгы көлә: җәй көне машинада эссе. Ә ике тәгәрмәчле транспортка мәхәббәте балачактан ук килә.
Әңгәмә ахырында ул аеруча истә калган бер җөмлә әйтте: «Материалда минем турында бер сүз булмаса да үпкәләмим. Ә авылдашлар турында, һичшиксез, языгыз». Бу сүзләр шәхеснең төп сыйфатлары турында бик күп сөйли. Назилә Наил кызына уңышлар телибез! Барлык уй-хыяллары да туган авылы файдасына тормышка ашсын.
Чыганак: «Алабуга хәбәрләре»