Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Әйе, безнең Юлиана шундый..." Татар телен укытуны сорап елаган кызның кем икәнлеге ачыкланды

Мессенджерларда татар теле дәресләре кимүгә зарланып елаган кызның видеосы таралды. Социаль челтәрләрдә татар телен яраткан рус кызы Юлиананы бик кызгандылар, аны хупладылар. Әмма бу видео кемдер тарафыннан махсус әзерләнгән "фейк" дип тә әйтүчеләр булды. "Татар-информ" Юлиананың Татарстан шәһәрләренең берсендә яшәүче бишенче класс кызы икәнен ачыклады.

news_top_970_100
"Әйе, безнең Юлиана шундый..." Татар телен укытуны сорап елаган кызның кем икәнлеге ачыкланды

Видеоны кызның әнисе төшергән. Ул Юлиананы: "Дәресләрне бетермиләр, калдыралар бит", - дип тынычландыра. 

Юлиана: "Нигә дүрт ел дәвамында татар теле беркемгә дә комачауламаган иде. Татар теле аларга нәрсә эшләгән?" - дип гаҗәпләнә. Юлианна сүзләренчә, дүртенче сыйныфта татар теле сәгатьләре дөрестән дә күп булган.  "Дәрес һәр көнне керә иде", - ди ул. Әмма быел, татар теле дәресләре кими башлагач, ул борчуга калган, хисләрен тыя алмыйча елап та җибәрә. "Рус" төркеме татар телен укырга тели, ә татар төркеме, туган тел дәресләрен нигә кыскартуларын аңламый", ди ул. 

Әни кеше кызын тынычландыруны дәвам итә: "Ә нигә еларга соң, Юлианна? Кирәкми, елама. Барысы да яхшы булачак. Татар теле дәресләренең күпмедер өлеше барыбер калачак бит", - ди ул.

Видео кыз дәреслекләрен мәктәп букчасына тутырган вакытта төшерелгән. Арттагы фонда "стенка" шкаф, анда фотосурәтләр, Юлианнаның мәктәп дипломнары, сулда - коналар. Тавышсыз режимда телевизор эшләп тора. Телевизорда "Время" яңалыклар тапшыруының бу елның 9 ноябрь чыгарылышын күрсәтүләре аңлашыла - Ижау шәһәрендә җимерелгән йорт кадрлары күрсәтелә. Шуңа да карамастан, әни белән кыз күрше Удмуртиядә булган фаҗигане түгел, ә мәктәптә татар теле дәресләрен кыскарту турында сөйләшә.

Искәртеп үтик, роликны төшергән көннең алдагысында - 8 ноябрь көнне ТР Дәүләт Советының 33 утырышы узган иде, анда Рөстәм Миңнеханов татар теле дәүләт теле буларак мәктәпләрдә атнага ике дәрес укытылачак дип белдерде. Аннан алдарак ТР Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов РФ Мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашкан иде. Ул республиканың атнага ике мәртәбә татар телен укыту планын расларга вәгъдә бирде. 

Бу фейкмы? Юк, Юлиана - Татарстанда яшәүче кыз

Видеоның чынлыгына яки аның фейк икәненә инану өчен Юлианнаның үзен эзләп табарга булдык. Ләкин бар да җиңел генә булмады: интернет челтәрендәге видеоны тапмадык. Социаль челтәрләрдә Юлиананы берничә көнэзләргә туры килде. Әмма 12-13 яшьлек Юлианналар Татарстанда бик күп. Ике тәүлек эзләгәннән соң, барлык кызлар да бер үк йөзле булып тоела башлады. Бер ара уңыш елмайды дип уйладык - без эзләгән Юлианага охшаган Юлианна табылды. Ләкин ул күрше Марий Эл республикасында яши булып чыкты. Аның татар теленә катнашы юк булып чыкты.   

Әмма берничә көнгә сузылган эзләүләр тиешле нәтиҗә бирде - кызның фамилиясе һәм адресы (ул Татарстанның бер шәһәрендә яши) табылды. Кызның әти-әнисе "Татар-информ" мөрәҗәгатен җавапсыз калдырды. Мәктәптә исә Юлианнаның шау-шу куптарган видеодагы кыз булуын расладылар. Сыйныф җитәкчесе видеоның чын булуын раслады: "Әти-әнисенең үзләрен фаш итәселәре килмидер. Мин ул видеоны күрдем. Әмма артык гаҗәпләнмәдем. Әйе, безнең Юлиана шундый - барысын да күңеленә якын кабул итә. Ләкин мин аның әти-әнисе рөхсәтеннән башка мәгълүмат бирә алмыйм", - диде укытучы. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100