Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Өйдә үзенә үзе операция ясаган 90 яшьлек әби үлгән

Камалышта калган Ленинградта яшәгән Клавдия Петрова өйдә дәваланмакчы булган.

news_top_970_100
Өйдә үзенә үзе операция ясаган 90 яшьлек әби үлгән
https://pixabay.com

Ленинград өлкәсенең Выборг яшәүче 90 яшьлек Клавдия Петрова онкология белән авырый. Ул Ленинград камалышында да була. Ике ел элек анда яман шеш табалар. Быел ул өйдә үзенә-үзе операция ясый. Аннары әбине хастаханәгә салалар. Өч атна узгач, ул вафат була. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Башта табиблар әбидә полиплар бар дип уйлый. Аннары яман шеш булуы ачыклана, метастазлар киткән була. Аның корсак куышлыгына сыеклык җыела. Әбигә операция кирәк була, тик ул коронавирус белән авырый башлый.

Әбине ковид-госпитальгә салмакчы булалар, тик ул өйдә дәваланырга карар кыла. Ләкин сыеклык җыелу бик авырттыра һәм Клавдия Петрова үзенә-үзе операция ясый.

Ул аш-су пычагы ала һәм корсагына берничә кисем ясый. Аннары ул елый, кычкыра, бераз гына каны ага.

Шуннан соң аны хастаханәгә салалар. Клавдия Петрова 17 декабрьдә үлә.

  • Планлы ярдәм кичектерелгәч, яман шеш белән авыручы әби үзенә үзе операция ясаган
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100