Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әйдә, өйләнешәбез» тапшыруына Кәкре-Бөкре районыннан Оркыя килгән — кызык видео

Кечкенәдән хезмәт сөеп үскән Оркыя үзенә бай кияү эзли.

news_top_970_100
«Әйдә, өйләнешәбез» тапшыруына Кәкре-Бөкре районыннан Оркыя килгән — кызык видео

Татаr news ТикТок каналы «Давай, поженимся» тапшыруының татарча версиясен тәкъдим итә.

Лариса Гузеева: «Әйдә, өйләнешәбез» тапшыруын башлап җибәрәбез. Бездә бүген Оркыя». 

Оркыя: «Әйе, бу мин булам, исәнмесез».

Лариса Гузеева: «Әстәгъфирулла, күрмәсәм яхшырак булыр иде. Шулай да, Оркыя әйтегез әле, сезгә нинди ир-атлар ошый? Аның акча букчасы ни кадәр калын, зур булырга тиеш?»

Оркыя: «Ой, беләсезме, бу шундый авыр сорау! Миңа калса, миңа 4-5 миллион сум акча эшли торган ир-ат кирәк. Тагын шундый баһадир егет кирәк. Мужик та булсын, акчалы да булсын».

Лариса: Гузеева: «Юк-юк, сезнең таләпләрегез бирәк каты инде. Башта әйтеп үтегез, кайдан әле сез, Оркыя?»

Оркыя: «Мин әйтмәдеммени әле? мин Кәкре-Бөкре авылының Кысыр Сыер авылыннан булам инде. Кечкенәдән хезмәт сөеп үскән бала инде мин. Шундый хезмәт яратам, ир-атларны аеруча яратам».

Лариса Гузеева: «Берәр белемегез бармы соң сезнең?»

Оркыя: «Ниндидер бер тулып бетмәгән СеПТУ укып чыктым инде мин. Кирәген тапмадым мин аның. Бер подружкам советовать иткән иде. Гомумән, бүгенге көндә кемгә белем кирәк соң ул? Минем кебек матур кыяфәтле кешегә белем кирәк түгел дә түгел инде». 

Василиса Володина: «Әстәгъфирулла, моңа йолдызлар да булышмый бит».

Әлеге видеоны 35 меңнән артык кеше караган. «Менә сериалларны кемгә тәрҗемә итәргә кирәк»;

«Көлеп үләм бит инде. Каян шундый ямьсез кешеләрне табалар алар. Ирене борынына тия бит инде»;

«Рәхмәт, килешетерәсез. Гузеева һәм башкалар чыннан да татар телендә сөйләшкән кебек. Гел шулай көлдереп торыгыз», — дип комментарийлар язганнар һәм елмаюлы смайллар калдырган ТикТок караучылар. 

Бу видеоны авыл кызларын мыскыл итү дип кабул итүчеләр дә булган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100